Архитектура Аудит Военная наука Иностранные языки Медицина Металлургия Метрология
Образование Политология Производство Психология Стандартизация Технологии


Бормалы да булды, туры да,



Хыялларым чынга ашсын,

Тормышның барышында.

Чәчләрем чал агарса да,

Уйларым чын барын да.

Бормалы да булды, туры да,

Узган юлларның кыры.

Кырыс чаклар булгалады,

Шугалаклар да булды.

Шуып кына бару түгел,

Абынган чаклар булды.

Мәкер дигән тозаклардан,

Әйләнеп узган булды.

Бормалы тормыш юлларын,

Турыга борсаң иде.

Алдагы узган юлларны,

Кабатлап сызсаң иде.

Үкенечкә булмас кебек,

Эшләгән, кылган гамәл.

Кем белә соң ни буласын

Тормыш үзе зур мәкаль.

Яр Чаллы Dema. О4.08.12.г.

Чаллы Сәрдә арасы

Чаллы Сәрдә арасы

Барасыда-кайтасы.

Чаллыда торып калдым,

Килә баребер кайтасым

Чаллы шәhәре матур,

Урамнары турыдан.

Матурлыкка түзеп була,

Сәрдәгә кайтмый түзәалмам.

Әти-әни исән чакта

Кайта идем ешрак.

Туганнарым көтәме икән,

Кайталмадым бик озак.

Сәрдә күңелгә якын,

Кайтыр идем гел шунда.

Ярты гомер узды инде,

Чаллы hаман үзендә тота.

Яр Чаллы Dema. 13.08. 12.е.

Мин керәшен

Әллә ни генә дисәләр-димәсәләрдә,

Мин баребер Керәшен.

Халкыгыз, телегез юк дисәләрдә,

Мин баребер Керәшен.

Элгәре әллә кем буганыгыз дисәләрдә,

Мин баребер Керәшен.

Динегез сезнең читнеке дисәләрдә,

Мин баребер Керәшен.

Көчләп чукындырылгансыз дисәләрдә,

Мин баребер Керәшен.

Мин уземне Керәшен диеп саныйм,

Керәшен халык түгел дисәләрдә.

Миңа туган телне анам биргән,

Тел турында әллә ни әйтсәләрдә.

Халкымның кемнән чыканлыгын,

Сүз йөрткән электә, әллә кемнәр.

Үз мәнфагатләрен өскә сөрүчеләр,

Болгатып торалар хәзердә әлә ниләр.

Бу җирлеккә кайлардан килгәнлекне,

Кем булган безнең борыңгы ата-баба.

Чорлар аша саклап килгән хәтирәләрдә,

Чагыла йолаларда, гореф-гадәтләрдә.

Безнең әби-бабайлар үзләренчә яшәп,

Көн-күрештә мәҗүсилек кылган.

Изге динебез безнең җаныбызга иңеп,

Үзебезнең теләк белән кабул булган.

Безгә динегезне саткан дисәләрдә,

Сатмаган без изге динебезне.

Сезнең илегез юк дисәләрдә,

Яратабыз без туган җиребезне.

Бу дөньяда тату гына, дус ишләрдәй,

Аралашып барча халыклар белән.

Яшибез без карендәшләр бердәм,

Безгә туган җирдә яшәү, үзе бәйрәм.

Ниләр генә дисәләр- димәсәләрдә

Без барлык халыклар белән туган.

Чөнки борынгы әби-бабайлар

Бер ана карыныннан туган.

 

Яр Чаллы Dema. 05.10.11.е.

 Ильназ белән Ольга

Ямьле Мишә буенда,

Чәчәкле болыннарда.

Ольга белән Ильназ,

Сандугачтай ике пар.

Табигать кочагында

Берсен-берсе яратып.

Бергә булырга мәңге,

Вәгъдәләште гашыйклар.

Чәчәк өстеннән атлап

Башлагадай олы юлны.

Абынмыйча атлагыз,

Куркәм тормыш яулагыз.

Болындагы чәчәкләрдәй

Балалар устерегез.

Әти-әниегез кебек,

Тәүфик-үгет бирегез.

Күңелегез болындай,

Киңнекләрне үрләсен.

Үрләрне яулаганда,

Гел чәчәкләр түшәлсен.

Яр Чаллы Dema. 30.07.11е.

Биш брат

Бер ана карыныннан,

Иңеп атаның җаны.

Шушы якты дөньяга,

Туган икән биш брат.

Бер апа, бер сеңелкәш,

Икесе дә исән сау

Алар безгә бик якын,

Бирәләр үгет, киңәш.

Акса да тамырлардан

Бер ананың каннары.

Яшиләр үзләренчә,

Бар аларның үз җаны.

Тәрбиядә атаның,

Тисә дә җылы кулы

Тормышлары үзенчә,

Һәрберсенең үз яры.

Биш малайның бишесе

Биш hөнәр белеп яши;

Беренчесе трактор,

Машина рулен бора.

Икенчесе сәясәт,

Җимешкәйләрен җыя.

Өченчесе төзелеш,

Баскычларын да куя.

Дүртенчесе уйланып,

Табышлы эшләп тора.

Бишенчесе мәдәният,

Иленә гашыик була.

Тормыш дигән тәртәне

Тарталар уңай якка.

Гөрләп бара эшләре,

Куәтле бит дәртләре.

 

Яр Чаллы Dema. 28.0 9.06.е.

Керəшен Сəрдəсе

       

Су буенда сылу таллар

Биек булып үсəлəр.

Синең белән горурланам,

Авылым минем, Сəрдəм.

 

Чиста ага синең сулар

Таллар яшен койганга.

Гомерем буе сиңа гашыйк,

Чишмәләрең булганга.

       

Гөрлəвеклəр ага язын,

Инеш ярлары тула.

Суларда аккан бозларга,  

Таллар баш иеп тора.

       

Ага сулар, ага сулар

Гомер ташкыны булып.

Тал-тирәк юа битлəрен,

Дулкынга чумып-чумып.

Чишмәләрең, суларыңда,

Бөдрә талларың белән.

Сине уйлыйм, сине сагынам

Авылым минем, Сəрдəм.

Кушымта:

Керəшен Сəрдəсендə;

Таллар шаулап үсəлəр,

Cуы тəмле, авыл ямьле,

Назлы җиллəр исəлəр

Яр Чаллы Dema. 25.07.09.е.

Айны болыт капласа

          

Моңсуланып йөзгәндә,

Айны болытлар каплый.

Шатланып яшәсәң син,

Сине кара капламый.

         

Капласа кояшны болытлар,

Көннәр капланмый хич тә.

Күңелңдәге аклыкны,

Кара капламас бер дә.

Капласа жаныңны сагыш,

Тормыш капланмый хич тә.

Күңеңдәге аклыкны

Кара капламый бер дә.

       

Шатланасың кояшлы көнгә дә,

Куанасың бит кара төнгә дә.

Күңелңдәге аклыкны

Кара капламый бер дә.

Яр Чаллы Dema. 24.01.18ел

Сизмисеңдә гомрең узганын

Нигә әле таңны көнгә ялгап,

Сизмисең дә гомерең узганын?

Елларыңнан син өлгерерәк,

Язмышыңнан син бит өстенрәк.

Бигрәк ашкыналар синең еллар-

Яшьлектәге җилдәй талпынып,

Гөрләп аккан сулар сыман,

Тормыш ташкынына кушылып.

Елгаларың дулкыннары белән,

Яшьлегеңне юып алып китәләр.

Җилләр куган җитез болытлар,

Елларыңны еыракларга илтәләр.

Узган елларыңа үкенмичә-

Узсын әйдә синең көннәрең,

Мәңге янган кояш сыман,

Булсын иде синең гомерләрең!

Яр Чаллы Dema 20.07.12.е.

Мәхәббәтем минем

Бармы миңа мәхәббәтең,

Булдымы соң ул элек тә

Нигә алай яшибез без?

Без бит hаман берлектә.

Мин уйлыйм шушы хакта,

Хәтерләрем чуалмаган.

Синең уйлар кемнәрдә?

Жил уйныймы күңелеңдә.

Каеннарга сөялгәнсең,

Кем турында уйлыйсың?

Күз яшьләрең тама кебек,

Моңланасың, җырлыйсың.

Әллә җырлап, әллә елап,

Тама синең кайнар яшьләрең.

Әллә инде исеңә төшерәсең?

Яшь чагында сөйгән ярларың.

Яр Чаллы Dema 31.08.12.е.

Керәшен Сәрдәсе таллары

Үргә менеп бераз китсәм,

Таллар югала күздән.

Җаннарыма ләззәт биреп

Озатып кала Сәрдәм.

          

Чит жирләрдә бераз йөрсәм,

Сагынам сезне, туганнар.

Искә төшә авылдашлар,

Су буендагы таллар.

           

Кайтам әле сезнең янга

Туганнарым, дусларым.

Су буйларына тезелгән,

Мин яраткан талларым.

Кайткан чакта каршы ала

Сылу таллар тезмәсе,

Җаннарыма рәхәт биргән-

Син Керәшен Сәрдәсе.

   Кушымта:

Керәшен Cәрдәсе-

Су буенда cылу таллар тезмәсе,

Керәшен Сәрдәсе-

Сагынуга белмим ничек түзәсе,

Керәшен Cәрдәсе-

Син бит минем йөрәк пәрасе.                            

Яр Чаллы Dema 01.05.06.е.

              Карт нарат

« Изге Агачлар

Керәшен авыллары

тирәсендә еш

очрый торган күренеш»

Урман, чишмә сулары акрынлап, ашыкмыйча,

Юл ярып инешкә, авылым ягына ага.

Юл буенда каеннар, алмагачлар тезелгән.

Карлыганнар, чияләр, болында яшел чирәм.

Олы яшел бөдрә нарат, сылу төп-төз чыршылар.      

Су буе уйсулыкта җил искәндә шаулыйлар.

Беренче укытучыма

Бүгенгедəй хəтеремдə:

Йокы киеме кигəн килеш,

Мəктəп бусагасын атлап,

Оялчан гына килеп кереш.

Шул чак мине сырып алып,

Үчеклəде малайлар.

Кайдан килдең син болай дип,

Көлеп калдылар алар.

 

Шул мизгелдə иңнəремнəн,

Баласы кебек назлап-сөеп.

Укытучы апам əйткән иде,

Йөрмə əле, олан, көеп.

Белем алыр өчен, балам,

Кирәк түгел матур кием.

Укымышлы булыр өчен,

Иң кирәге-олы түзем.

Сезнең мəгънəле сүзлəр

Күңелемдə йөри һаман.

Бу тормышта шул сүзлəрдəн

Əлегәдə белем алам.

 

 Яр Чаллы Dema. 01.05.06.е.

 Дөнья ташкыны

       

Дөньяның матурлыгы,

Ташкынлы агышлары.

Шулдыр инде барысы да

Күңелнең сагышлары.

      

Кинәт кабынып киткән

Ак төстәге алсу таңнар.

Бигрәк ямьле, якты көннәр,

Озыная гына кичләр, төннәр.

Дөнья hаман үз урынында,

Тоелса да аккан булып.

Бер мизгелдә уза кебек,     

Гомер ташкыннар булып.

    

Дөнья тормый ул мизгелдән,

Анда бар да мәңгелектән.

Кеше гомере сизелсә дә озын,

Тора бары бер мизгелдән.

Яр Чаллы Dema. 30.07.12.е.

Сәрдә авылы

Сәрдә авылы уйсулыкта,

Яшеллеккә күмелгән

Су буендагы агачлар.

Биекләргә үрелгән.

Челтерәп ага чишмәләре,

Тал-тирәк арасыннан.

Инеш сулары ага,

Урамның уртасыннан.

Егетләре бик батыр,

Кызлары шундый матур,

Сулары аның тәмле,

Халыклары бердәмле.

Кайтыгыз сез Сәрдәгә!

Болында чәчәк ата,

Эш сөйүче кулларны,

Кырлары көтеп ята.

Сәрдә авылы капкасы,

Барыбызга да ачык.

Җил япмасын капкасын,

Берүк алла сакласын!

 Кушымта:

Керәшен Сәрдәсендә,

Назлы җилләр исәләр.

Кояш нурында коена,

Иртән калай түбәләр.

Яр Чаллы Dema. О4.08.12.е.

 Казан- Сәрдә арасы

Казан-Сәрдә арасы

Бары алтмыш чакрым.

Олег үтә ул юлны,

Катя көтә үз ярын.

Сөюдә юк киртәләр,

Берсен- берсе көтәләр.

Бигрәк матур иртәләр,

Мәхәббәткә илтәләр.

Булсын тормыш юлыгыз

Чәчәкле дә, кояшлы.

Арагызга кермәсен,

Кара болыт бураны.

Олы тормыш юлында,

Мәхәббәт җимешеннән.

Үстерегез балалар

Бакчадагы гөлләрдәй.

Сезнең яшәү булсын ул,

Сөюдә һәм байлыкта.

Кояш гел балкып торсын

Мәңгелеккә, шатлыкка.

Яр Чаллы Dema. 01.10.06.е.

Син һәм мин

Чәчәкле болыннарда

Йөрмәдек бергә-бергә.

Мин яшәдем Сәрдәдә,

Син эшләдең Питрәчтә.

Булган уйлар башкача,

Ә синеке бүтәнчә.

Кавыштык без шулай да,

Күрешмичә берәр дә.

Яшәү дәверебездә,

Төрле чаклар булгандыр.

Томанлы көннәр булды,

Кояш яктырып туды.

Бер күрүдә гашыйк булу,

Юк, диләр, дөньяларда.

Дөрес түгел, ялган ул,

Сөю бар араларда.

Алда да шундый тормыш

Насыйп булса икәнче.

Балаларга наз биреп,

Тигез гомер итсәкче.

Яр Чаллы Dema. 02.10.06.е.

Кызыл чәчәк ак чәчәк


Ак чәчәкләр арасында,
Кызыл чәчәк боега..

Кызыл к чәчәк арасында,

Чәчәкләрнең саргаышы..
Ак чәчәк ялгызлар -
Чәчәкнең бәһете үзенчә,





Матурлыкта, шатлыкта.

Ак чәчәккәр сагышсыз!

Болында кояш уйный:
Бергә, бергә чәчәкләр,
Кызызаралар, агарырлар.

Кызаллыктан оялмасар.. -
Парын табып, серкәләнеп,
Алсуланып куанырлар!


Кызыл чәчәк, ак чәчәк,
Сагыш чәчәге түгел.
Чәчәкләр ялгыз булса,
Саргаю төсләре керер.
Чәчәкләрнең төсләре,
Үсеп җиткәч, үзгәрәрер,
Парлы сөючеләрнең төсе,
Үзләнер күзгә күреп

Матураыер, ямьләнер!













Яр Чаллы Dema 13.02.18.е.

Күктә йөзә ялгыз ай

   

Күктә йөзә тулы ай,

Тулы булса да ялгыз.

Җир анага ияреп,

Ялгыз әйләнә шулай.

  

Парлар да ялгыз була,

Тугры типмәсә йөрәк.

Бер-берсенә ияреп,

Гомер итәләр сирәк.

Җансыз парлар сансыз,

Ялгыз кичәләр дөнья.

Берсен-берсе яратмый,

Тормыш читендә йөзә.

Тулы айда яртылана,

Борылган саен җиргә.

Ярты парлар да бүленә,

Яратмаганлыкларын белсә.

Ялгыз айга карамыйча,

Йөзәргә тормыш юлын!

Ике парның яратуы,

Тугры йөрәктә булсын!

 Яр Чаллы Dema. 01.08.12.е.

Сандугачлар

        

Җәй буеына сайрадылар,

Китте инде сандугачлар.

Урманнарда тынлык хәзер,

Былбыллар калды бугай.

        

Җәйләр дә узып бара,

Күкеләр дә тынды анда.

Печән өсте кызу-эссе,

Җиләк-җимеш инде пеште.

        

Килер көзләр яңгырлары белән,

Җыеп алыныр уңышлар да тиздән.

Муллык булсын кышка кергәндә,

Сау-сәламәт булыйк язга кадәр.

        

Язлар килер, сулар агар,

Янә җылы җәйләр килерләр.

Садугачлар оя сайларлар,

Яр Чаллы Dema. 31.07.12.е.

 

Чишмәләргә сокланам

Чишмәләргә карап сокланам,

Алар кебек мин ага алмам.

Булмасам да чишмә суларыдай,

Тормыш дигән елгада агам.

Йөзеп барам уңайга да,

Кире якларга да агам.

Чайкалам мин уңга-сулга,

Барыбер алга таба барам.

Тормыш агымнары көчле,

Челтерәп кенә тормый.

Шул дәрьяда йөзүемнән,

Мин үземә ләззәт табам.

Чишмәләргә карап сокланам,

Чиста булган өчен сулары.

Чишмәләрдәй чиста булсын идее,

Минем тормышымның дәвамы.

Яр Чаллы Dema. 01.08.12.е.

     Дәдәемнең бүген юбилее

Туганымның бүген туган көне,

Чәчәк алып килмәдем.

Бакчасына гөл чәчәкләр,

Сулар сибеп үзе үстерсен.

Бүген аның олы юбилейе

Туганнары монда җыелган.

Балалары үзе кебек,

Батырлыкка, эшкә омтылган.

Гайләсендә hәрчак татулык,

Хатыны уңган, булган.

Шундый матур киләчәге

Минем дәдәйгә уелып куйган.

Дәдәй, сиңа бик зур рәхмәт,

Үрнәк булганың өчен.

Бездән сиңа шул теләк,

Узсын гомерләрең гел рәхәт.

Яр Чаллы Dema. 04.08.12.е.

Саклый алмыйм авлымны

Саклый алмыймын авылымны,

Сатып җибәрә алмыймын мин аны.

Үзем аунап үскән чирәмнәрне,

Саклый алмыймын авылымны,

Сатып җибәрә алмыймын мин аны.

Урманнарда көтеү көткән чакны,

Ничек сатыйм рәхәт чакларымны.

Саклый алмыймын авылымны,

Сатып җибәрә алмыймын мин аны.

Үзем коенып йөзгән елгаларны,              

Саклый алмыймын авылымны,

Сатып җибәрә алмыймын мин аны.

Урамында җырлап йөргән вакытларны,

Ничек сатыйм юләр чакларымны.

Саклап калыр өчен авылымны,

Сатып ала алмыймын мин аны.

Ниләр генә бирим икән соң,

Саклар өчен, туган авылмны?

Яр Чаллы Dema. 04.08.12.е.

Ашыгасың яшисең

Ашыгасың, яшисең,

Һаман алга барасың.

Күпме юллар юлладың,

Абынмыйча атладың.

Алгы якта ниләр күрдең,

Күргән-күрмеш каплансын,

Якты дөнья кояш булып,

Иртән таңда уянсын.

Яшьтән шулай эшчән идең,

Әледә эшчән, өлгер син.

Бар кешегә мәрхәмәтле,

Бик бәхетле кеше син.

Киләчәк тормышыңда,

Сине шулай саклармын.

Иртән аткан таңнар сыман,

Иркәләрмен, назлармын.

Яр Чаллы Dema. 25.02.13.е.

Радик белән Алена

Питрәч-Әтнә арасы

Якын түгел, бик ерак.

Ерак юлны якынайтып,

Тибә бергә ике яшь йөрәк.

Озын барыр юлларыгыз,

Сезнең булсын алда гөл.

Тормыш дигән борма юлда

Сау яшәгез бергә гел.

Бүлегез сез шатлыкларны!

Назлы жилләр иссеннәр.

Кайгы булган болытлар,

Борылып үтеп китсеннәр.

Радик белән Аленага

Тату парлар дисеннәр.

Тормышыгыз тигез үтсен,

Гомерлеккә бергә дисеннәр.

Яр Чаллы Dema17.08.12.е.

Сәрдә авылы

Сәрдә авылы урамнарын

Чокыр-чакыр димәгез.

Бу авылда яшәгез сез!

Беркемгә дә бирмәгез!

Бабайлар яшәгәндә,

Урамнар такыр булган.

Эшләгәннәр тир түгеп,

Үзләре батыр булган.

Такырланыр урамнар

Нигезләр исән булсын.

Авылым төзек торсын,

Халыклар бердәм булсын.

Сәрдә авылы урамнарын

Чокыр-чакыр димәгез.

Күңелегез иркен булса,

Юлларны тигезләрсез!

    Кушымта:

Керәшен Сәрдәсенең

Урамнары бик такыр.

Шул урамнарны урап,

Йөрергә дуслар чакыр.

Яр Чаллы Dema. 04.08.12.е.

      Шомлы яңгыр

Яңгыр ява тоташ төнозын -

Шыбырдавы үзәгемә үтеп керә,

Синең авазыңны ишетәсе килә

Килер юлың ерак, бик озын.

Яңгыр ява тоташ төнозын -

Шомлы яңгыр яуган кебек,

Аяк атлавыңны гүя тоямын

Мин өемдә бер үк ялгызым.

Яңгыр ява тоташ төнозын -

Юллар hаман озынаер сыман.

Яңгыр ява диеп борчу басмый,

Килеп җитә алмассың төнозын.

Иртәгәсен яңгыр узып китсә,

Аяз таңнар атып, килеп җитсә.

Синең юллар читкә борылмасын,

Минем якны, урап узмасын.

Яр Чаллы Dema. 13.08.12.е.

 Булмады миңа берни дә

Булмады миңа берни дә,

Кердем синең күңел түренә.

Китә амыйм мин кирегә,

Алга бару кирәк соң нигә.

Эчемдәге утны сүндерим нигә,

Тәрәзәңдәге утлар миңа нигә,

Сине уйлыйм hаман соң нигә,

Синнән башка яшәү миңа нигә.

Минем җаным каралган димә,

Утың сүнгән булса, килмәс димә,

Барыр урыным булмаганга димә,

Күңелем минем синдә түгел димә.

Булмаса да миңа берни дә,

Көн дә киләм капка төбеңә.

Җаныңдагы сүнгән мәхәббәтне

Кабызырга күңелең түрендә.

Яр Чаллы Dema. 01.08.12.е.

Белә генә алмам алмам да

Мин чакырмыйм сине,

Әйдә монда диеп.

Үзең килер булмасаң,

Үзәгемне өзәр булмасаң.

Мин әйтәалмыйм сиңа

Тукта инде булды диеп.

Юк, дип әйтер булмасаң,

Мине янә кире какмасаң.

Мин бит таш бәгырьле түгел,

Синең күңелең таштан ярмаган.

Таш та эреп агар кебек

Күз яшедә әгәр каплансаң.

Таштан каткан бәгырь булса,

Эрерме соң күзнең яшендә.

Ә мин синең алда тамам,

Багам, моң сагышка батам.

Сиңа рәхәтме соң шуңа,

Әллә газаплыкмы монда.

Мин бу чын барлыкны

Белә генә алмам, алмам да.

Яр Чаллы Dema. 13.08.12.е.

Керәшен Казысы

Олы юлдан күренеп тора

Казы авылының йортлары,

Сагындыра, сокландыра

Җәйнәп яткан кырлары.

Челтерәп ага чишмәләре,

Таш кыя арасыннан.

Җәйләүләрне, кырларны,

Болыннар тоташтырган.

Казы авылы егетләре,

Эш сөючән, бик батыр.

Булган, уңган киленнәре,

Кызлары да бик матур.

Казы ягы ул бик ямьле,

Үзенә тартып тора.

Халыклары шат күңелле

Тырышып эшләп тора.

Кушымта:

Керәшен Казысы ямьле-

Чишмәләре булганга,

Керәшен Казысы батыр-

Ир егетләр булганга,

Керәшен Казысы матур-

Кызлар чибәр булганга,

Керәшен Казысы горур-

Халкы бердәм булганга.

Яр Чаллы Dema01.09.12.е.

  

 Сәрдә авылы серле

Сәрдә авылы серле авыл;

Серсез-керсез сәрдәлеләр.

Яшь киленнәр төшә анда

Үзләре бик чибәрләр.

Сәрдә авылы зур авыл,

Тыкрыклары сер саклый.

Беркемгә дә белдермичә,

Үз горурлыгын сатмый.

Керәшен Сәрдәсенең яме;

Инешләрдә-суларда.

Чишмәләр ага тора,

Нинди серләр аларда.

Су буендагы агачлар,

Гасырларга тоташып,

Серләшәләр бергәләп,

Сер бирмичә, шаулашып.

Сәрдә авылы ямьле авыл;

Чишмәләре булганга,

Кызлар чибәр булганга,

Серсез, керсе булганга

Яр Чаллы Dema. О4.08.12.е.

Баганадагы утлар

Салкынча кышкы төндә -

Баганаларда яна утлар.

Ак карлар оча да оча -

Парлар бер-берсен коча.

Төн караңгы булса да:

Күңелдә якты яна учак -

Баганадагы утлар гына,

Комачаулый ла шул чак.

Ул баганадагы утлар -

Сүнсәләр кинәт кенә.

Ак карлар кала тынып -

Күңелгә килә шомлык.

Төн караңгы булса да,

Салкын булса да карлар:

Кайнар йөрәкле сөюгә -

Вәгьдә бирәләр парлар.

Яр Чаллы Dema. 30.07.12.е.

Минем елларым һәм көннәрем

Минем белән йөгерәләр көннәрем,

Язып куелган киләчәгем, язмышым.

Елларым, көннәрем белән бергә,

Тормышым да алга барышым.

Кайда йөгерәсез минем еллар?

Яшьлегемне артта калдырып.

Ташып аккан сулар сыман,

Әрнеп торган яраларга кагылып.

Елгаларым, дулкыннары белән

Текә ярларымны hаман юасыз.

Җилләр куа җитез болытларны,

Минем еллар, нигә бик тиз узасыз?

Кояшлы көннәрем бер кайгысыз,

Моңсу, борчу озын төннәрем.

Яр Чаллы Dema 01.03.13.е.

 

 Саклый мине әниемнең рухы

Үзенең кукрәк сөтен миңа биргән,

Бишекләрне таңга кадәр тирбәтеп,

Йокламыйча таңнар уздырган ул-

Кем турында шулай әйтә алам?

Әнкәй миңа җан җылысн өргән,

Туңмасын диеп биләүләргә төргән

Үзе ашамыйча ризыкларын, әнкәй,

Балакайым дип миңа бүлеп биргән.

Төннәр буе күз дә йоммый әнием,

Dema 01.03.13.е.

     Туганннарым белән очыраштым

Туганннарым белән очырашканда,

Чәчәкләр мин, алып килмәдм.

Чөнки туганнарым үзе чәчәк,

Мәңге шиңмәс аның гөлләре.

Узган елар тәүгесендә туган идек -

Нингә әле туган түгел без .

Барысы да яхшы идее бит,

Нигә болай булдык әле без?

Дөня матур, дөня киң,

Без яшибез типтереп!!!!!

Барыбызда бер тигез бит.

Яшик әле, әле бер итеп!

Яр Чаллы Dema 03.12.16.ел.

Кояш кебек балкып тора,

Туганымның көләч йөзләре.

Һәрчак шат яшәргә диеп,

Ялкынланып типсен йөрәге.

Саша, сиңа бик зур рәхмәт

Безне шулай яраткан өчен.

Бездән сиңа шундый теләк,

Узсын гомерләрең гел рәхәт.

Бергә-бергә татулашып яшәве,

Сезгә-безгә алда да булсын кирәк.

Дус түгелләр көнләшерлек итеп,

Яшик әле, туганнардай без гөрләп.

Яр Чаллы Dema. 06.04.13е.

Мин яратам бар дөняны

Бакчама кергән чакта

Гөлжимеш чәчәк ата,

Ап-ак чәчәкле сирин,

Утыра каршы якта.

Таң алдыннан алмагачта

Сандугачлар сайрыйлар

Иртән уянган сабыйдай

Баламның баласыдай

           

Мин яраткан баланым,

Чәчәкләргә күмелгән.

Баламның баласыдай,

Кояш нуры сибелгән.

Зур мунча кирәк булды

Баламның баласына

Сау яшәсеннәр балалар

Баламның баласыда

Гаиләбез зурайды бит

Өйнедә зурайтырбыз

Алла боеырса булсын барда

Баларымның баласына

Мин яратам дөняны,

Баламның баласыдай.

Балаларга яусын бәхет

Баламның баласыдай.

Кушымта

Кояш нуры өйгә керде

Баламның баласыдай

Гаиләбезгә шатлык иңде

Баламның баласыдай

Яр Чаллы Dema. 03.05.14е.

Саклый без не әнкәйл әрнең рухлары.

Үзенең кукрәк сөтен безгә биргән

Бишекләрне таңга кадәр тирбәтеп,

Йокламыйча таңнар уздырган ул-

Кем турында шулай әйтә албыз без?

Әнкәй безгә җан җылысн өргән,

Туңмасын диеп биләүләргә төргән

Үзе ашамыйча ризыкларын әнкәй,

Балаларым дип безгә бүлеп биргән.

Төннәр – буе күздә йоммый әни,

Сайлап алган олы юлыгызны,

Кул тотошып бергә-бергә узыгыз,

Гаиләгез шатлыклы, тулы булсын,

Йортыгыз бала-чаглар белән тулсын!

Әти-әниләрегезне хөрмәт итеп,

Туганнарны якын туган итеп,

Дусларны чын дуслар итеп,

Яшәгез сез бу доньяда рәхәт итеп!

 Яр Чаллы Dema. 22.08.14е.

              Өйрәнчек

Мине һөнәргә өйрәтүче абыйлар,

Ннди оста куллы булганнар.

Кулларымнан тотып түгел,

Яхшылап мине укытканнар.

Чүкечне ничек тотаргамы,

Калайга җайлап сугарга да,

Күзәтеп кенә карап торсалар да,

Осталар үрнәк булганнар миңа.

Өйрәнчек малай булдым алдан,

Өйрәндем мин күп һөнәрләргә.

Әсбаплар уттай кулда уйный һәзер,

Абыйлар кебек яхшылап өйрәнгәнгә

Үземнән остарак булсынар дип.

Өйрәтәсем килә минем яшләрне,

Үзем өйрәнгән һәрбер һөнәргә дә.

Осталык кирәк бит һәр кемгә дә!

Яр Чаллы Dema. 23.09.14е.

Сагындым авылымны

Сагындым мин авылымны,
Эх, кайчан кайтырмын икән?
Иңешләрдән аккан сулар,
Мине көтәләр ме икән?


Юлларымда машиналар,
Кайларга чабалар икән?
Кайтып киләм авылыма,
Каеннар көтә ме икән?


Авылыма кайтып керсәм,
Яшлегемдә сөйеп йөргән,
Безнең яштәш чибәр кызлар.
Мине көтәләр ме икән?


Мине күргәч авылдашлар,
Саләм бирерләр ме икән?
Туып үскән өйгә кергәч,
Каршы алырлар мы икән.

Кайтып җитем авлыма-
Авылым бик көткән икән,
Туганнарым белән җыйнау,
Күңелне ачабыз икән!

Кушымта


Керәшен Сәрдәсендә:

Каеннар матур иде,
Сулары тәмле иде,
Кызлары чибәр иде.

Яр Чаллы Dema. 22.05.2015ел

Йолдызларга карап уйланам

Йолдызларга карап гаҗәпләнәм,
Нигә алар шулай күктә бик-күп икән?
Җр йөзендә кешеләр бит бик-күп яши,
Барысыда йолдызлардай блкымлар икән?

Йолдызларга карый- карый уйланам да,
Нигә берсе аларның мин түгел икән?
Җир йөзендә яшәгән барча кешеләр дә,
Йолдызлар кебек якты булмый икән?


Җир йөзендә әшәкелек, гонах кылсаң,
Күк йөзендә караңгылык басармы икән?
Яктылыгым кайсы галәмнәргә китәр икән?
Күәтә янган йолдызларга сеңәрме икән?


Кеше гөмере бер мизгелдә үтә- китә,
Күктән атылган ялгыз йолдыз сыман.
Атылган саеын күктә йолдызлар бетмәс,
Чөнки анда барысыда мәңге-мәңгелектән!

Яр Чаллы Dema. 21.05.15.е

               

Безнең бәләкәй чаклар

Бәләкәй чаклар да,

Ялан-тәпи тузан таптап.

Яшел чирәмнәр дә,

Тәгәрәп яткан чаклар.

Язлар җиткәч,




































Кар суында сырхауланмый,

Ялан-аяк,

Йөгереп йөргән чаклар.

Көз көннәре,

Боз өстендә шома шуып,

Кышлар килгәч,

Кар көртенә чумган чаклар.

Кайда китте?

Шул бәләкәй, шук чаклар.

Нигә бик тиз-

Үтеп китте бәләкәй чаклар.

 

Рәхәтләнеп,

Уйнаган, шаярган чаклар.

Сизмичәдә-

Узып киткән, бала чаклар.

Яр Чаллы Dema. 08.01.15е.

Путин килә Сәрдәгә

Чыгам да карыйм күккә,

Самолетлар оча анда

Чыгам да карыйм күккә,

Вертолетлар оча анда.

Бер вертолет очып төште,

Безнең Керәшен Сәрдәсенә.

Бу галәмәтне күрергә,

Авыл халкы җыелды.

Жыелыуын-җыелды,

Тик шелтәгә юлыкты-

Әллә көтмәдегезме мине,

Что за, это тамаша?

Юлларыгыз бик начар,

Чокыр-чакыр, пычырак.

Булай булмаска тиеш,

Это что, за ерунда?

Без әйтәбез иптәш Путин:

Юлларыбыз бездә кәгаздә,

Инде күптән салынган,

Но акчасы суга аккан.

Не можеть быть этого,

Алай булмаска тиеш?

Безнең биргән акчалар,

Суга акмаска тиеш?

Ладно, ярар борчылмагыз!

Акчагызны кайтарырмын,

Салдырырмын юлларны-

Уянып киттем шунда…

Иртән чыксам урамга,

Урамыбыз пычырак.

Күреп шул галәмәтне,

Аптырап калдым шул чак.

Әйдә Путин кил син безгә,

Юлларны салдырырсың!

Керәшен Сәрдәсе халкына,

Бер яхшылык ясарсың!

Яр Чаллы Dema. 30.08.15е.

Безнең призедент

Миниханов шәп призедент

Халык аны ярата.

Ниләр генә эшләми ул,

Делавой ул ичмаса.

Анда чаба, монда чаба,

Бөтен җргә өлгерә.

Кайда барса эше уңа,

Делавой ул ичмаса.

Завод фабрикалар төзеп,
Эшли дә хаман эшлей.
Эшләмичә булмый шул,
Делавой йөрәк түзми.

Минниханов әйдә эшлә,

Безнең призедент булып.

Сезнең белән безгә әйбәт,




Делавой сез ичмаса.

Миниханов, Миниханов!

Безгә рәхәт, безгә яхшы,

Рөстәм иптәш булганда.

Делавой сез ичмаса.

Яр Чаллы Dema. 05.08.15е.

Яшь чаклар

Без барганда урамнан:

Әбиләр карап калды,

Тәмәкесен пышкыртып,

Бабайлар янап калды.

Клубка барган чакта:

Этләр өрәләр иде,

Безгә баребер иде-

Яшь идек без ул чакта.

Клублар гөрләп торды:

Кызлар белән бергәләп,

Идәннәр шакылдатып

Без биегән чакларда.

Биедектә, җырладык,

Барыбыз күмәкләшеп.

Яшәдек туганнардай,

Дуслар белән гөрләшеп.

Буйдак булып йөргәндә,

Өйләнмим дип йөргәндә.

Көнләшмәдек кызлардан,

Кызларның сөйгәненнән.

Эх яшь чаклар, яшь чаклар

Жилләр куып йөргәндә.

Безнең сөйгән кызкайлар,

Кияүләргә чыкканнар.

Өйләндек без баребер,

Башка кызлар табылды.

Тормыш юлын узарга,

Мәңгелек яр да булды.

 Кушымта

Бар идее бит яшь чаклар-

Кесә тулы борчаклар.

Кызларны коча идеек,

Суырып үбә идеек.

Яр Чаллы Dema. 10.08.15е.

Путин бездән китмәсен

Кайда чаба машиналар,

Мәскәүгә ме, Петерга.

Олы юлдан Путин килә,

Казанга мы, Чаллыга.

Олы юлдан Путин килә,

Турыдан, туры Чаллыга.

Килдә Путин бездән китмә

Безнең Чаллы матурла.

Иптәш Путин сез килгәчтә,

Безнең юллар яхшыра.

Путин, Путин гел килеп тор,

Безнең Чаллы ягына.

Килде Путин, китте Путин-

Сез киткәчтен нигәдер,

Безнең юллар ватыла,

Башларыбыз авырта.

Килдә Путин, китмә бездән,

Безнең Чаллы ярыннан.

Бездә калда безнеке бул,

Безнең юлны такырла.

Путин килә Чаллыга -

Яратканга Чаллыны,

Каршы аласы килә-

Эх, аңла инде иптәш Путин,

Безне барыбызныда!!!

Яр Чаллы Dema. 12.08.15е.

Керәшен Сәрдәсе чиркәүе

Безнең авылның чиркәүе,

Күренми ул еырактан.

Авылыбыз зур булганга,

Безгә күктән юл ярган.

Без булган ятим халык,

Патчша вакытында да,

Әммә диннән язмаганбыз,

Хаттә Совет дигән чорда да.

Безнең авылга кайтып:

Керәшен сәүдәгәре,

Үз вагазен үтәргә дип,

Торгызган матур чиркәү.

Сәрдә халкы Керәшен,

Хуплап алган бу хакны

Төзегәннәр бергәләп,

Безнең матур храмны.

Атакаеыбыз бар безнең:

Ул аллабыз алдында,

Керәшен халкын яклап,

Безнең мәнфәгәт ягында.

Безне кем генә дисәләрдә,

Без баребер Керәшен!

Чиркәүебз, динебез,

Мәңге, мәңге яшәсен!

Яр Чаллы Dema. 12.08.15е.

Минем аллам

Кыласы гамалләремә,

Юл күрсәт изге аллам?

Кылган гонахларым булса,

Кичер мине изге аллам?

Нигә тормыш син борасың,

Әллә кайсы якларга.

Ярый әле бар бөек алла,

Гоналардан мине сакларга.

Һаваларда очам төшләремдә,

Күкләргә әле аша алмам.

Кайсы вакытларда куркып,

Мин йокымнан уянам.

Мин галәмнең бер кисәге,

Яшим шушы якты дөняда.

Бер шигем юк минем ышануга,

Алла көдрәт биргән бар җиханга.

Яр Чаллы Dema. 12.07.15е.

Бармы алла юкмы алла

Бармы алла,

Юкмы алла?

Берәүләр әйтә- мин,

Үземә, үзем алла.

Берәүләр уйлый алла,

Утыра дип күкләрдә.

Берәүләр уйлыйлар,

Юк дип ул күңелләрдә.

Ни генә уйласаңда,

Алла бит безнең белән.

Алла көдрәт юк дисәңдә,

Ул хаман безнең белән.

Бу дөнья да без кеше,

Ә кем соң ул бөек алла?

Бар жиханны ул яраткан,

Барыда аның эше.

Омтылалар мәңгелеккә,

Яхшысы да, начары да.

Бу дөнья да ни кыласың,

Булыр аның хөкөме!

Бу дөнья да тәмугь юлы,

Узыла ул бик жиңел.

Тик аннан соң мәңгелектә,

Булыр газап бик авыр,

Дөнья гизеп типтерәбез,

Әшәкелек кылабыз.

Кылган яхшы эшләрне,

Таптый, таптый узабыз.

Яхшымы ул, начармы ул,

Безнең кылган эшебез.

Бер алла үзе белә,

Ул гына хөкүм сөрә.

Уйлап яшиек дөрес итеп,

Эшләгән эшебезне!

Уйларыбыз чуалмасын-

Берүк алла сакласын!

Яр Чаллы Dema. 05.07.15е.

 

(Специально туганым, Римма Никитина өчен язылган, башка беркемгә дә бирелми: Dema)

  Җырларым

Тормышым да ни чагыла:

Яшлектәге жырларым,

Кыеынлыклар түгел анда,

Жырларым һәм моңнарым.

Кечкенәдән җырлый, җырлый,

Йөри идем кырларда.

Күктә очкан кошлар җыры,

Сеңеп калган  җаныма.

Әллә шуңар, әллә башкагамы,

Җырларга мин яратам.

Гомерем буеы җрлый, җрлый,

Күңелемне юатам.

Дуслар әйтә җрла диеп:

Җырларыңда, уңышың,

Җыр бит синең тормышың,

Син бигерәк моңлысың.

Көч күәтем булган чакта,

Җырлап калыйм таза чакта.

Олыгайгач ирешергә,

Балачакның хыялына.

Керәшен Сәрдәсе - Яр Чаллы © Dema. 04.03.18ел.

Юл тузаны – тормыш ызаны

Юл тузанын таптый, таптый,

Көннәр буеы ялан аяк чапканда,

Су буеында яткан чакларда.

Яшлек узды җиләс җилдәй,

Яр эзләдем тормыш юлында.

Эзләп табып, тормыш корып,

Балаларга назлар салырга.

Оныкларны күреп шатланамда,

Куанам мин алар булганга.

Ниләр кирәк соң бу дөняда,

Баларның балалары булганда.

Яр Чаллы Dema. 26.06.15е.

Ташлама мине

Мәңгелеккә ташлангандай,

Синсез үткән көннәрем.

Кайтырсың дип көтәм,

Ялгызлыкта үтә төннәрем.

Яңгыр ява төн дә, көн дә,

Килә алмадың ахры шуңарга.

Югалдыңмы диеп шикләр баса,

Уралдыңмы әллә юлыңда.

Көнне төнгә ялгап көтәм,

Килерсең дип минем яныма.

Яраларыма салган тозларыңны,

Юарсың дип сөйү хакына.

Яр Чаллы Dema. 07.06.15е.

Бала чаклар авыр булмады

Бала чакта шау-гөр килеп,

Басулардан үлән жыйдык без.

Арып, талып өйгә кайткач,

Әниебезнең ашын эчтек без.

Ашап эчкәч, ял итмичә,

Җилкән күлгә йөгердек.

Салкын суда, эссе көндә

Рәхәтләнеп йөзендек.

Яллар итеп, күңел ачып:

Эңгер-меңгер, кичкә кадәр,

Футбол, гол дия-дия,

Туп артыннан йөгердек.

Бала чаклар авыр булмады,

Узып ките алар бигерәк тиз.

Кире кайтмас ул вакытлар,

Олыгайдык инде хәзер без.

Яр Чаллы Dema. 08.29.15е.

Е eгет чаклар

Тал-тирәкле су буеында,

Бер, бербезне кочып йөреп,

Татлы сүзләр сөйләштек,

Күкрәктә дөп, дөп типте йөрәк.

Болындагы чәчәкләр,

Башларны әйләндерде.

Сөйеп сөйелгән минутлар,

Бер беребезне бәйләде.

Шул көннәрдән башланды

Тормыш мәшәкатләре.

Болытлар да куеырды,

Әммә кояш гел чыгып торды.

Әй яшлек син яшлек,

Кайда калды эзләрең?

Гомеремдәдә оныта алмам,

Башларның әйләнгәнен.

Яр Чаллы Dema. 09.08.15е.

 Печән өсте

Печән чабабыыз парлап,

Бер беребезне уздырып.

Миңа оят булып китте,

Хатын китте уздырып.

Тукта җаным уздырма,

Минем канны кыздырма.

Әйдә синең чалгыңны,

Чыжлатып алыйм аз гына.

Арып талгач ял итәбез,

Чапкан печән өстендә.

Җир җиләге җыябыз,

Тырысларның эченә.

Кыш буеына терлекләр,

Ашар хуш, буй печәннәр.

Ә үзебез чәй эчәрбез,

Җиләк, жимешләр белән.

   Яр Чаллы Dema. 01.08.15е.

 Алма бакчасы

Авылыбызның бакчасында:

Алмагачлар үсә иде,

Буйдан буйга каеннар,

Җиләкләр пешә иде.

Җәйләр җткәч, җиләк пешкәч,

Бара идек җыярга.

Алтын көздә, өлгерәч алмалары,

Чакырдылар жыярга.

Бала чаклар, рәхәт чаклар-

Җиләк-җимеш, алма җыеып,

Узды бит шул чаклар,

Кайда калды яшь чаклар?

Хәзер инде олыгайдык,

Алма бакчасы бетте.

Узып китте безнең яшлек,

Җиләк-җимешләр кипте.

Балаларга калдырмадык,

Яшлек алмагачларын.

Кура җиләкләре дә юк,

Калды бары ак каеннарың.

Узды китте минем яшь чагым,

Кайда ул татлы җимешләрем?

Каеннарны күргән саеын,

Сагынам сезне алмагачларым.

Яр Чаллы Dema. 01.08.15е.

Кайтыр идем яшлегемә

Күктә йөзгән болытлардай,

Узып китте бала чакларым.

Җиләс-миләс җилләр кебек,

Очып узды яшлек чакларым.

Җил искәндә карап торам,

Болытларга үрелеп.

Кайда калды рәхәт чаклар?

Уздп китте алар ыргылып.

Тукта болыт, исмәле җил,

Җәрәхәтләп минем күңелне.

Кайтыр идем кире яшлегемә,

Кабат узар өчен узган юлымны!

Яр Чаллы Dema. 01.08.15е.

Эх Җегетләр җебекләр

Ир кешеләр иң беренче хатын кызның,
Күзенә, аннан  сң сысынына карыйлар.
Астан өскә түгел, өстән аска башлыйлар,
Өскә менә башлаганчы ук каһәр - сукканнар.

Җитез геә өскә менеп кимәкче - юк юк,
Чөнки чибәр кызлар күргәч малайларның,
Башлары китә - хушы китүларне әйтсәң әгәр,
Кызлар сезгә… барысында әйтеп ташлар - каҺәр

Муеннан соң хатынкызда «КҮКРӘК» китә.
Егет аска хәтле төшеп җитсә нәрсә китә?
Юк, юк дөрес уламыйсыз кызлар!
Теге малайның белми өйләнергә,
Белмим башы ссовсем себер китә………….

Кушымта

Эх гетләр сез җебек.
Кызлар үзе бер җелек.
Шаяртмагыз чын чынан –
Кыззарны яратыгыз.
Асты өсте булсын җайлы.
Булсын җаны, мәгелек яры !

Яр Чаллы Dema. 29.11 16.ел.

Әлфия Когогинага миннән бүләк:

Әлфия

Ана исеме - бөек исем!
Ана назы сеңә бала күңленә.
Эштән арып, кайтса да ана,
Тәрбиялей бала, кочып иңенә.

Эшләрегез бик җитди сезнең!
Сеңгән алар сезнең күңлгә!
Зур, зур эшләр дә кайнаганга күрә,
Гайлә учагыгыз гөмергә!

Барда булсын дииеп тырышасыз!
КАМАЗ өчен, ил өчен сез - Әлфия!
Сездәй булган, уңганнар күп була,
Гайләгезгә, сез бергенә - Әлфия!

Анда барып зур эш кыласыз,
Монда кайтып мәсаләләр чишәсез.
Эшли, эшли бердә арымыйсыз.
Сез барлык халыклар өчен - Әлфия.

Әйдә шулай армый, талмыйча,
Бергәләшеп эш башкарйк - Әлфия.
Сезнең кебек батыр йөрәкләр,
Безгә кирәк, илгә кирәк - Әлфия.

Кушымта

Сез Әлфия, җайлап кына,
Алып барасыз бит барлык эшне дә.
Эшчән булу, балаларга назлар биү -
Насыйп булмый барлык кешегә!

Набережные Челны 21.11.2016г.

Мәхәббәтем минем

Мәхәббәтем минем син: -

Бирер идем сиңа җаннарымны.
Синең белән рәхәт миңа!

Җылына бит минем җаннарым.

Җәй көнедә, күк йөзендә -

Кара болыт куйрып йөзссәдә.
Сары сырмас мәхәббәткә -

Көзге җилләр шашып иссәдә.

Суынмасын, өшемәсен сиең,

Белән минем мәхәббәтләр:
Кыш көннәре салкын җлләр -

Котырып, дулап, шашып иссәдә.

Язлар җткәч, кояш нурын сибәр,

Чәчк белән тулыр болыннар.
Күңел яктылыгы кебек, икебезнең –

Мәхәббәте белән тулыр аланнлар!

 






































Кушымта

 

Бу дөняда син дә, мин генә!

Салкын миңа синсез!

Жилдә исми cинсез!

Яратам мин сине генә!

Яр Чаллы Dema 26.11.16.ел

Җитез җилем

Җлләр белән сәләм җбәргән cең,

Еыракларда сәфәр йөргәндә.

Җылы җлләр мине иркәлиләр,

Сине өзелеп сагынып көткәндә.

Телефоның аша түгел cинең,

Искән җлләр аша килеп иршешә:

Сагындым дип әйткән сәләмең,

Мине, ярым дигән назлы сүзләрең.

Яфракларның шаулавында әгәр,

Йомшак тавышыңны ишетсәм -

Кайтыр юлларыңа йөгереп чыгып,

Чәчәк бәйләмнәре сңа сибәрмен.

Жилләр исә төрле, төрле яктан.

Исәләр бит алар синең яклардан.

Жылы җилләр иркәлиләр җанарымны.

Кочам сине җитез «җилкәем» -

Мин бит сине өзелеп көтәмен!

Яр Чаллы Dema

 

Әтиемә

Начтук Түтей әйтә торган иде,

Атагызны сиксән сигез яшкә кадәр,

Яшәр диеп кем уйлаган-

Ул бит унбер яштән ятим калган.

Әбиемнең сыеырын саткан акчасына -

Алган кәҗәсенең, сөте куеы булгангамы.

Әллә Ватан сугышында фашисларны -

Гайрәтләнеп, кыйнаганда, исән калгангамы.

Әтиемнең: көч куәте күп булгангамы,

Беләкләре таштай ныгып торгангамы,

Аның таза, киң җилкәсенә, беркайчанда -

Срхау менеп атлана алмаган.

Әтиемне: кырыс диеп әйткән булсаларда,

Күз карашы белән, ега торган булгангамы.

Чөйдә каеыш, камчы эленеп тормагангамы.

Әтиемнең мәрхәмәте, күңелемә сеңеп калган.

Җиде бала сүндәрәдә тәгәрәшеп үстек-

Әтиемнең көнне, таңга ялгап, рам эшләве,

Яр Чалы Dema 16.11.16ел

Ильсия

Көзге, син нигә ике йөзле?

Ильсия, синең йөзең бергенә:

Йөзең матур, үзең батыр!

Яратам сине шуңа күрә!

Икенче йөзең синең кайда?

Икеседә үзеңдә - берсе кояш,

Берсе ай, яшә әйдә гел шулай

Жырла безгә нәк шулай!

Сылу гәүдәләрең шак катырсын.

Сәхнәдәге йолдызың мәңге янсын!

Бер йөзең, бер үең, үткен сүзең.

Таш кыяларда чәчәк ат син!

Ильсия, Ильсия:

Гел шулай горур,

Гел шулай матур-

Бре йөзле булып кал бел!

 

Яр Чаллы © Dema 20с. 45 мин. 12.12.16.ел

Дстыма

Өзгәләнмә дускай,
Кайгы килсә газиз башыңа!
Башны ташка орсаң,
Авыртыр да, яра яңарыр.
Елмай әле башың авыртса да!
Син бит горур,
Сагышларны басып,
Кайгыларны,
Арта калдырып
Шат күңелле,
Була белүче!

Яр Чаллы © Dema 18ч. 30 мин. 15.12.16ел

Туган нигезем

Туган нигез ташларын,
Ташладым мин аларны.
Туган нигез ташлары -
Юл ташлары түгел алар,
Оныталмыйм аларны.

Юл читедәге ташларны-
Тибә, тибә үттем мин.
Нигеземне сатмасамда.

Туып үскән йортыма.
Кире әйләнеп кайтмадым.

Олы юлның тузаны,
Җил искәндә уралый.
Тормыш юлын узган чакта,
Күз алдында килми нигез,
Таш коймалар комачаулый.

Озак, багач озын юлдан,
Кайтып барам туган авлыма.
Мин йокымда йоклап ятам инән-
Исәнме соң әле мин диеп,
Куркып мин йокымнан уяндым.

Күптән уянырга кирәк иде,
Көтә торганнардыр бит мине-
Үзем салган нигез ташларым.
Тезләнәсе иде авыл тузанына,
Үбәр өчен нигездәге ташларны.


Яр Чалы 21с. 00 мин. 15.12.16.ел © Dema

Нәни дускаеыма….

Эх дукаеым сиңа әйтәм!

Портретың бигрәк матр бит.

Дөняларны яулаганда –

Гел гор тот узеңне-

Акыл иясе булырлык башнны!

Үсеп житкәч томыш –

Авыр диеп тормас өчен –

Укы -тырышып син тырышып!

Олыгайгач эшләнелгән –

Эшләр белән…

Исфат итәр очен –

Горурланып узеңен эшеңне!!!!!!!!!

 

Яр Чалы © Dema 17.12.16 ел


Мәңгелектән кире кайтмый кеше,
Кайтмаска дип алып китә аны ходаеы.
Жрдә яшәү тукталды дип кенә,
Тукталырлык булмас аның -
Күк йөзендә кабызылган учагы.

Без яндырган утлар лампадада,
Кызаралар майны яндырып.
Безнең күңел сунмәс өчен,
Яна алар лампадны кыздырып -
Безнең үзәкләрне өздереп.

Югалтулар авыр булла -
Яшне югалтсаңда олысында.
Гөмер суы юа авыр хәсрәтләрне -
Тик юа алмый безнен хәтерләрне,
Безнең яшэү көче белән уйларны.

Яр Чаллы © Dema 16.12.16ел

Кем минем өчен горуланыр

Синең өен горурланып Илем, -
Язылалар минем язмышларым.
Синең белән кебек бит, -
Барча фикерләрем.
Нигә шулай канәгатсезллектә,
Газаплана, минемем «сүзләрем» -
Кем соң, минем өчен горуланыр?

Нигә туры килми менем,
Фйикерләрем – «Сезнеңчә»?
Татар «телем», бөек ТУКАЙ теле -
Алып китә кебек «чиитләтә»,
Еыраклага гасыр читенә.

Теләкләрем минем «яңарамы» -
Әлә кабатлана «гасырлар»?
«Читләргә» килеп сарылсам -
Борыңлар ниләр әйтерләр?
Әйтегезче миңа - карендәшләр,

«Аларга» соң, ниләр әйтергә!

© Dema Яр Чалы - Керәрәшен Сәрдәсе 21.01.18ел

Эх дускаеым сине яратканга хатынымны өзлеп яратам!

Шатланам мин дускай хәттә,
Синең фото рәсемеңне күргәндә!
Башака килә яхшы уйлар,
Хатын мине читләп узса да.

Авыртмыйр минем башлар,
Хәттә хәмер күпләп эчсәм дә.
Елмаям мин күңель сүрелсә дә.
Иртән, иртүк хатын эттәй, сүксә дә.

Сылу кызлар кемне кызыктырмый?
Хатын бирәк уңган, булган булсада.
Но шулайда Ильсия сине күргәч.
Күз акая, күңел яшь баладай яшәрә.

Син бит матур минем хатын кебек!
Җырларың да синең моңлы-
Яңгырыйлар минем хатынныкы кебк.
Җоклап торгач иртә таңда да,

Хатын мырлый син жырлыйсың.
Колак төбе генә саңгырый
Ә шулайда рәхәт миңа көне буе
Эшкә клгәч, эштән кайткачта,

Машинамда барган чакта рәхәт миңа.
Каты, үткен, моңлы тавыш белән жырлар.
Татар радосында көне буеы -
Ильсиянең җырлары яңгыраганда!

Яр Чаллы 19.12.16ел Dema

 

Әтиемнең бүген юбилее

Әтиемнең бүген туган көне,
Чәчәк алып килмәдем.
Бакчасына гөл чәчәкләр,
Сулар сибеп үзе үстерсен.

Бүген аның олы юбилейе
Туганнары монда җыелган.
Дус ишләре үзе кебек,
Батырлыкка, эшкә омтылган.

Гайләсендә hәрчак татулык,
Әтиебез уңган, булган.
Шундый матур киләчәге
Минем Әтигә уелып куйган.

Әти, сиңа бик зур рәхмәт,
Үрнәк булганың өчен.
Бездән сиңа шул теләк,
Узсын гомерләрең гел рәхәт.
























































































Яр Чаллы 19.12.16ел Dema

Ерактагы мәхәббәт

Мәхәббәтем ярсый минем,

Тышта кар бураны булсада.
Искә төшә яшлек еллары,

Төн уртасы инде булсада.

Төндә дими, көндә дими –

Искә төшә яшлек еллары.
Нигә алай булды икән? –

Берегез дә минем ярым булмады.

Мәхәббәтем ярсый минем,

Сезне уйлап яшлек ярларым.
Белә алмыйм - булдымы соң миңа,

Сезнең мәхәббәтең җавабы?

Җавап бирегезче дуслар миңа,

Хәзергесе сөелеүгез хакларына булса да.
Аралашыйк брер, беребез белән,

 Яшлектәге хисләр өчен булса да!

Яр Чаллы Dema 26.11.16.ел

 

Кайбер матурлыкның тышкы ягын-





Алып китте минем яшлегем.

Матурлыкның эчке ягын -

Алып килә анны миңа картлыгым.

Бер яшлектә, бер картлыкта,

Яшәп калсын, тышамдагы һәм ечемдәге,

Эчкерсезсезлек минем шатлыгым!

Яр Чаллы Dema 27.02.17ел

Искә төшә Казандагы сөйгән ярларым

Казан , Казан синдә үтте яшлегемнең –

Бер мизгеле бер - ничә кисәге.

«Пятачоклар» түгәрэге истә әле,

Узып китәсләрдә әллә ничә ел.

Урамнарда иркен сулап йөрү,

Төнге урамнарда сөйгәнемне –

Кочып йөргәннәрем истә әле,

Узып китәсләрдә әллә ничә ел.

Елар узган саеын сүрелмиләр –

Мәхәббәтнең кайнар учагы.

Бер, бербезне онытмыйбыз-

Узып китәсләрдә әллә ничә ел.

Чаллы, Чаллы синдә яшим!

Узды синдә яшлек еылларым.

Бер яшлектә, бер картаыкта-

Искә төшә Казандагы сөйгән ярларым!

Яр Чаллы Dema 04.03.17ел

Бу бөня машәкатләре

Бу дөняга мәңгелеккә килгән мени ?

Көнне төнгэ ялгап эш куабыз .

Ниләр генә кирәк тугел безгә -

Әйтерсеңлә җирдә мәңгелектә без .

Олыгайган инде булсамда,

Онытылмыйсың син,

Беренче мәхббәт!

Бар гамалне яхшы диябез,

Ә белмибез нәрсә кылганны -

Ходай үзе генә белә барысын!

Кем алдында хезмәт кылабыз?

Без бит барыбызда әдәм баласы.

Кемдер басуларда иген игә,

Арып эштән кайткач яллар кирәк -

Ходай үзе генә белә барысын!

Кемдер игенченең хезмәткәрнең,

Күңлләрен күтәргә агартырга тиештер.

Барыбызның килә ашыйсы да яшисләр.

Яшик әле эшлэп, имин генә күңел ачып!

Ходай үзе генә белә барысын!

Яр Чаллы Dema 29.03.17ел

Кайтып китәр идем бер сүзсез

Туып, үсеп, яшь вакыттан чыгып киттек авылдан.
Ташлап түгел, нужа күрер өчен, яштәй интегергә…
Башларыбыз айнык түгели иде кебек, юләр иде,
Әти, Әни әйткән үгетләрне кире кактык, аңнамымыйча.

Мин йокымда йоклап ятам, уянырга иде иртә - таңда.
Авылымда йөрим, тузан таптап, узган юлны саныйм -
Ни хәтле юллар уздым икән, әйе бигрәк күп үтелгән гөмерләр.
Нигә, шушы яшкә җитеп, аз узылган - ерагайган гына авылым?
Уянасы килми йокымнан - теләк, авылымны бер-аз якынайту!

Йртә таң сызылган чакта, уянып киттем татлы йокымнан.
Нигә әле мин бу вакытка кадәр, туган авылымда түгел?
Нигә әле мин һаман яшим, мине үзенеке иткән шушы шәһрдә?
Юк шул, бик тиз генә кайтып китеп булмый, торган җирдән.
Балаларым, оныкларым, дус -ишләрем мңа ниләр әйтерләр?

Яр Чаллы Dema 13.04.17ел

Мэңгелеккә киткән кешеләр

Җир белән күк арасында калмас өчен,

Кирәк җирдә дөрес итеп яшәргә!

Ашыр өчен җаның белән изге күккә,

Барыбызның чисталыгы, вөҗданы бар.

Гаҗпләнмәс бер кем сиңа, жаның иңсә,

Ашса әгәр мәңгелеккә, якты күкләргә.

Шулай гына була күрсен, оҗмахларда -

Урын табып, булышырга жирдәгеләргә!

Яңгыр мәңге яуган, явыр әле хаман шулай.

Кемдер китте диеп югалмаслар, башка кешеләр…

Яшен чатнап, яңгыр яуса, кояшыда чыгар,

Изге җаннар шәүләседәй айда калкыр, батар.

Бу дөнядан, мәңгелектә киткннәрнең,

Мәңгелектә - оҗмахта жаннары бар……….












Яр Чаллы Dema 14.04.17ел

Набережные Челны © Dema

Иртә таңда, иркәләнеп уянсаммда,

Эшкә барасымны искә төшердем.

Язмышлар бит кабатлана,

Узегезгә чит телдә сөйләшергә -

Туры килмәсен!

Кемнәр аңный чор читендә,

Ташлап калдырылган телемне.

Уйландыра бары шул чагында,

Кимсетсәләр, туган Ана телеңне.

Түзәбез бит: Телне тешләп,

Керәшен халык түгел дисәләрдә.

Ничә еллар инде сез телсез,

Телегезне тыеыгыз дисәләрдә.

Яр Чалы © Dema 12.11.17 ел

Уйланып алдым әле

Уйлар, уйлар бала чакка алып кайтардылар:

Әннә диеп әйткән көннәремнән башлап.

Ялан аяк, кыска ыштан белән, чапкан вакытлар.

Яр Чаллы Dema.

Сөю кирәк бу дөняда

Сөю кирәк туар өчен!

Ничек тусын бала,

Булмаса сөю бу дөняда?

Сөю кирәк яшәр өчен!

Ничек яшәргә соң,

Бу дөняда сөю булмаса?

Сөю кирәк сөю өчен!

Нәрсә кирәк, әллә малмы,

Юк сөю җитми бу дөняда..

Яшәп яшәп син сөймәсәң,

Кайда жаның китәр икән?

Сөю кирәк үлү өчен,

Үлгәннән соң яшәү өчен!

Яр Чаллы Dema 17.01 18г.

Бер сорауга, бер җавап

Синдә узеңнекен әйтәсең.

Мин әйткәнне дөрес түгел..,

Ә үзеңнекен алга сөрәсең.

Кем белә соң кайда була,

Чын хакыйкать - дөреслек.

Дөреслекнең җебен табып,

«Бәилим», синең белән уземне..

Яр Чаллы Dema 21.01.18ел

© Dema

Туган якны онытсак,

Үзебезне онытырбыз.

Үзебезне оныткач,

Туганнарда онытылыр.

Безне кем искә алыр…

Без шуннан соң кемгә..

Кирәк булырбыз соң????

ӘЙТЕГЕЗ, Әй!!!!!!!!!!!!!!

    ӘЙ – Туганнар

Кан бер барыбызда-

Әй – без бит Туганнар!

Яр Чаллы Dema 04.02.18ел

Ян дусларым булганда

Нинди әйбәт дуслар булганда

Доня матур доня киң,

Якын дус ишләрең булганда

Без яшибез бит күмәкләп!

Жир шары ул түгәрәк.

Шул түгәрәк эчләрендә,

Сездә ничек бездә шулай,

Яшик әле бергәләп!

Кояш чыга әйләнеп,

Жир әйләнә аңар бәйләнеп

Яшик әле, яшик әле,

Бер бербезгә тугры булып

Шатланышып, ямләнеп.

Яр Чаллы Dema 17.02.18ел

Класташлар

Кемнәр бардыр, кемнәр юктыр.

Барыбызда әби бабайлар.

Бер бербезне күрмәгәнгә,

Шактый еллар уздылар,

Исән чакта курешәсе иде,

Кай берегез белән 44 ел –

Күрешмәдек биткласташлар!

Очрашу 2018 ел 27 май көнне

Керәшен Сәрдәсе урта мәктәбендә көтелә.

Исән булсак Маданият иорты янында,

Сабан туйда оеышырбыз!

Яр Чаллы Dema 23.02.18ел

Авылыма кайтып барышлый

Авылымны өзелеп сагындым,

Кайткан чакта ак каеннар,

Мине каршы алалар, карт имәннәр,

Дустын көткән кебек, шаулыйлар.

Урман чәчәкләре каршы чыга,

Иснәгезче мине гуя дияләр.

Чәкләрне туктап иснәгәндә,

Яшлек елларым искә төшәләр.

Карт имәннәр шауламый шул,

Элеккечә, ак каеннар инде,

Бөдрәләнеп беткәннәр, алар -

Барысы да картаешып беткәннәр.

Урман эчләренә кергәч,

Саныйм сыман агач төпләрен.

Нигә алар шундый күбәйгәннәр?

Кискәннәр бит агачларның күсәсен.

Авылыма кайтып төшсәм,

Минем кай бер чордашларның,

Киселгэн бит гомер жепләре, кайсылары,

Юк та инде, кай берләре минем шикелле.

Яр Чаллы Dema. 24.02.18ел

Бер очырашу бер гомер

Кемнәр бардыр, кемнәр юктыр.

Исәннәр күрешмичә түзә алмыйлар!
Барыбызда әби бабайлар без хәзер
Бер бербезне күрмәгәнгә,
Шактый еллар уздылар,
Исән чакта курешәсе иде,

Күрешмичә күзләр талганнар.
Кай береүләр белән кырык дүрт ел –
Күрешмәгән бит инде без класташлар!

Бер күрешү үзе бер гомер,

Туксан җиде олы кеше бергә очырашалсар,

Бала чаклар, яшь чаклар икә тошәрләр,

Алтмыш яштән уганыбызны барлап,

Кала безгә туксан жиде яшне кө тергә!

Бер яшлектә җыйнаулаштык белеем алыр өчен,

Майдан корыйк картлык көнендә,

Бер туйганчы сөйләшик, хәл вәхфәлләрне белешик.

Безне күреп исән булган укытучыларыбыз шатлансын,

Исән булмаганнарга безнең телдән рәхмәт яңгырасын!







Яр Чаллы Dema. 26.02.18ел

Хыялларым чынга ашсын,

Тормышның барышында.

Чәчләрем чал агарса да,

Уйларым чын барын да.

Бормалы да булды, туры да,

Узган юлларның кыры.

Кырыс чаклар булгалады,

Шугалаклар да булды.

Шуып кына бару түгел,

Абынган чаклар булды.

Мәкер дигән тозаклардан,

Әйләнеп узган булды.

Бормалы тормыш юлларын,

Турыга борсаң иде.

Алдагы узган юлларны,

Кабатлап сызсаң иде.

Үкенечкә булмас кебек,

Эшләгән, кылган гамәл.

Кем белә соң ни буласын

Тормыш үзе зур мәкаль.

Яр Чаллы Dema. О4.08.12.г.

Чаллы Сәрдә арасы

Чаллы Сәрдә арасы

Барасыда-кайтасы.

Чаллыда торып калдым,

Килә баребер кайтасым

Чаллы шәhәре матур,

Урамнары турыдан.

Матурлыкка түзеп була,

Сәрдәгә кайтмый түзәалмам.

Әти-әни исән чакта

Кайта идем ешрак.

Туганнарым көтәме икән,

Кайталмадым бик озак.

Сәрдә күңелгә якын,

Кайтыр идем гел шунда.

Ярты гомер узды инде,

Чаллы hаман үзендә тота.

Яр Чаллы Dema. 13.08. 12.е.

Мин керәшен

Әллә ни генә дисәләр-димәсәләрдә,

Мин баребер Керәшен.

Халкыгыз, телегез юк дисәләрдә,

Мин баребер Керәшен.

Элгәре әллә кем буганыгыз дисәләрдә,

Мин баребер Керәшен.

Динегез сезнең читнеке дисәләрдә,

Мин баребер Керәшен.

Көчләп чукындырылгансыз дисәләрдә,

Мин баребер Керәшен.

Мин уземне Керәшен диеп саныйм,

Керәшен халык түгел дисәләрдә.

Миңа туган телне анам биргән,

Тел турында әллә ни әйтсәләрдә.

Халкымның кемнән чыканлыгын,

Сүз йөрткән электә, әллә кемнәр.

Үз мәнфагатләрен өскә сөрүчеләр,

Болгатып торалар хәзердә әлә ниләр.

Бу җирлеккә кайлардан килгәнлекне,

Кем булган безнең борыңгы ата-баба.

Чорлар аша саклап килгән хәтирәләрдә,

Чагыла йолаларда, гореф-гадәтләрдә.

Безнең әби-бабайлар үзләренчә яшәп,

Көн-күрештә мәҗүсилек кылган.

Изге динебез безнең җаныбызга иңеп,

Үзебезнең теләк белән кабул булган.

Безгә динегезне саткан дисәләрдә,


Поделиться:



Последнее изменение этой страницы: 2019-04-19; Просмотров: 281; Нарушение авторского права страницы


lektsia.com 2007 - 2024 год. Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав! (1.643 с.)
Главная | Случайная страница | Обратная связь