Архитектура Аудит Военная наука Иностранные языки Медицина Металлургия Метрология
Образование Политология Производство Психология Стандартизация Технологии


Балаларын очырганчы сайрарлар.



Яр Чаллы Dema. 31.07.12.е.

 

Чишмәләргә сокланам

Чишмәләргә карап сокланам,

Алар кебек мин ага алмам.

Булмасам да чишмә суларыдай,

Тормыш дигән елгада агам.

Йөзеп барам уңайга да,

Кире якларга да агам.

Чайкалам мин уңга-сулга,

Барыбер алга таба барам.

Тормыш агымнары көчле,

Челтерәп кенә тормый.

Шул дәрьяда йөзүемнән,

Мин үземә ләззәт табам.

Чишмәләргә карап сокланам,

Чиста булган өчен сулары.

Чишмәләрдәй чиста булсын идее,

Минем тормышымның дәвамы.

Яр Чаллы Dema. 01.08.12.е.

     Дәдәемнең бүген юбилее

Туганымның бүген туган көне,

Чәчәк алып килмәдем.

Бакчасына гөл чәчәкләр,

Сулар сибеп үзе үстерсен.

Бүген аның олы юбилейе

Туганнары монда җыелган.

Балалары үзе кебек,

Батырлыкка, эшкә омтылган.

Гайләсендә hәрчак татулык,

Хатыны уңган, булган.

Шундый матур киләчәге

Минем дәдәйгә уелып куйган.

Дәдәй, сиңа бик зур рәхмәт,

Үрнәк булганың өчен.

Бездән сиңа шул теләк,

Узсын гомерләрең гел рәхәт.

Яр Чаллы Dema. 04.08.12.е.

Саклый алмыйм авлымны

Саклый алмыймын авылымны,

Сатып җибәрә алмыймын мин аны.

Үзем аунап үскән чирәмнәрне,

Ничек сатыйм бала чакларымны.

Саклый алмыймын авылымны,

Сатып җибәрә алмыймын мин аны.

Урманнарда көтеү көткән чакны,

Ничек сатыйм рәхәт чакларымны.

Саклый алмыймын авылымны,

Сатып җибәрә алмыймын мин аны.

Үзем коенып йөзгән елгаларны,              

Ничек сатыйм назлы суларымны.

Саклый алмыймын авылымны,

Сатып җибәрә алмыймын мин аны.

Урамында җырлап йөргән вакытларны,

Ничек сатыйм юләр чакларымны.

Саклап калыр өчен авылымны,

Сатып ала алмыймын мин аны.

Ниләр генә бирим икән соң,

Саклар өчен, туган авылмны?

Яр Чаллы Dema. 04.08.12.е.

Ашыгасың яшисең

Ашыгасың, яшисең,

Һаман алга барасың.

Күпме юллар юлладың,

Абынмыйча атладың.

Алгы якта ниләр күрдең,

Күргән-күрмеш каплансын,

Якты дөнья кояш булып,

Иртән таңда уянсын.

Яшьтән шулай эшчән идең,

Әледә эшчән, өлгер син.

Бар кешегә мәрхәмәтле,

Бик бәхетле кеше син.

Киләчәк тормышыңда,

Сине шулай саклармын.

Иртән аткан таңнар сыман,

Иркәләрмен, назлармын.

Яр Чаллы Dema. 25.02.13.е.

Радик белән Алена

Питрәч-Әтнә арасы

Якын түгел, бик ерак.

Ерак юлны якынайтып,

Тибә бергә ике яшь йөрәк.

Озын барыр юлларыгыз,

Сезнең булсын алда гөл.

Тормыш дигән борма юлда

Сау яшәгез бергә гел.

Бүлегез сез шатлыкларны!

Назлы жилләр иссеннәр.

Кайгы булган болытлар,

Борылып үтеп китсеннәр.

Радик белән Аленага

Тату парлар дисеннәр.

Тормышыгыз тигез үтсен,

Гомерлеккә бергә дисеннәр.

Яр Чаллы Dema17.08.12.е.

Сәрдә авылы

Сәрдә авылы урамнарын

Чокыр-чакыр димәгез.

Бу авылда яшәгез сез!

Беркемгә дә бирмәгез!

Бабайлар яшәгәндә,

Урамнар такыр булган.

Эшләгәннәр тир түгеп,

Үзләре батыр булган.

Такырланыр урамнар

Нигезләр исән булсын.

Авылым төзек торсын,

Халыклар бердәм булсын.

Сәрдә авылы урамнарын

Чокыр-чакыр димәгез.

Күңелегез иркен булса,

Юлларны тигезләрсез!

    Кушымта:

Керәшен Сәрдәсенең

Урамнары бик такыр.

Шул урамнарны урап,

Йөрергә дуслар чакыр.

Яр Чаллы Dema. 04.08.12.е.

      Шомлы яңгыр

Яңгыр ява тоташ төнозын -

Шыбырдавы үзәгемә үтеп керә,

Синең авазыңны ишетәсе килә

Килер юлың ерак, бик озын.

Яңгыр ява тоташ төнозын -

Шомлы яңгыр яуган кебек,

Аяк атлавыңны гүя тоямын

Мин өемдә бер үк ялгызым.

Яңгыр ява тоташ төнозын -

Юллар hаман озынаер сыман.

Яңгыр ява диеп борчу басмый,

Килеп җитә алмассың төнозын.

Иртәгәсен яңгыр узып китсә,

Аяз таңнар атып, килеп җитсә.

Синең юллар читкә борылмасын,

Минем якны, урап узмасын.

Яр Чаллы Dema. 13.08.12.е.

 Булмады миңа берни дә

Булмады миңа берни дә,

Кердем синең күңел түренә.

Китә амыйм мин кирегә,

Алга бару кирәк соң нигә.

Эчемдәге утны сүндерим нигә,

Тәрәзәңдәге утлар миңа нигә,

Сине уйлыйм hаман соң нигә,

Синнән башка яшәү миңа нигә.

Минем җаным каралган димә,

Утың сүнгән булса, килмәс димә,

Барыр урыным булмаганга димә,

Күңелем минем синдә түгел димә.

Булмаса да миңа берни дә,

Көн дә киләм капка төбеңә.

Җаныңдагы сүнгән мәхәббәтне

Кабызырга күңелең түрендә.

Яр Чаллы Dema. 01.08.12.е.

Белә генә алмам алмам да

Мин чакырмыйм сине,

Әйдә монда диеп.

Үзең килер булмасаң,

Үзәгемне өзәр булмасаң.

Мин әйтәалмыйм сиңа

Тукта инде булды диеп.

Юк, дип әйтер булмасаң,

Мине янә кире какмасаң.

Мин бит таш бәгырьле түгел,

Синең күңелең таштан ярмаган.

Таш та эреп агар кебек

Күз яшедә әгәр каплансаң.

Таштан каткан бәгырь булса,

Эрерме соң күзнең яшендә.

Ә мин синең алда тамам,

Багам, моң сагышка батам.

Сиңа рәхәтме соң шуңа,

Әллә газаплыкмы монда.

Мин бу чын барлыкны

Белә генә алмам, алмам да.

Яр Чаллы Dema. 13.08.12.е.

Керәшен Казысы

Олы юлдан күренеп тора

Казы авылының йортлары,

Сагындыра, сокландыра

Җәйнәп яткан кырлары.

Челтерәп ага чишмәләре,

Таш кыя арасыннан.

Җәйләүләрне, кырларны,

Болыннар тоташтырган.

Казы авылы егетләре,

Эш сөючән, бик батыр.

Булган, уңган киленнәре,

Кызлары да бик матур.

Казы ягы ул бик ямьле,

Үзенә тартып тора.

Халыклары шат күңелле

Тырышып эшләп тора.

Кушымта:

Керәшен Казысы ямьле-

Чишмәләре булганга,

Керәшен Казысы батыр-

Ир егетләр булганга,

Керәшен Казысы матур-

Кызлар чибәр булганга,

Керәшен Казысы горур-

Халкы бердәм булганга.

Яр Чаллы Dema01.09.12.е.

  

 Сәрдә авылы серле

Сәрдә авылы серле авыл;

Серсез-керсез сәрдәлеләр.

Яшь киленнәр төшә анда

Үзләре бик чибәрләр.

Сәрдә авылы зур авыл,

Тыкрыклары сер саклый.

Беркемгә дә белдермичә,

Үз горурлыгын сатмый.

Керәшен Сәрдәсенең яме;

Инешләрдә-суларда.

Чишмәләр ага тора,

Нинди серләр аларда.

Су буендагы агачлар,

Гасырларга тоташып,

Серләшәләр бергәләп,

Сер бирмичә, шаулашып.

Сәрдә авылы ямьле авыл;

Чишмәләре булганга,

Кызлар чибәр булганга,

Серсез, керсе булганга

Яр Чаллы Dema. О4.08.12.е.

Баганадагы утлар

Салкынча кышкы төндә -

Баганаларда яна утлар.

Ак карлар оча да оча -

Парлар бер-берсен коча.

Төн караңгы булса да:

Күңелдә якты яна учак -

Баганадагы утлар гына,

Комачаулый ла шул чак.

Ул баганадагы утлар -

Сүнсәләр кинәт кенә.

Ак карлар кала тынып -

Күңелгә килә шомлык.

Төн караңгы булса да,

Салкын булса да карлар:

Кайнар йөрәкле сөюгә -

Вәгьдә бирәләр парлар.

Яр Чаллы Dema. 30.07.12.е.

Минем елларым һәм көннәрем

Минем белән йөгерәләр көннәрем,

Язып куелган киләчәгем, язмышым.

Елларым, көннәрем белән бергә,


Поделиться:



Последнее изменение этой страницы: 2019-04-19; Просмотров: 234; Нарушение авторского права страницы


lektsia.com 2007 - 2024 год. Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав! (0.05 с.)
Главная | Случайная страница | Обратная связь