Архитектура Аудит Военная наука Иностранные языки Медицина Металлургия Метрология Образование Политология Производство Психология Стандартизация Технологии |
Тормышым да алга барышым.
Кайда йөгерәсез минем еллар? Яшьлегемне артта калдырып. Ташып аккан сулар сыман, Әрнеп торган яраларга кагылып. Елгаларым, дулкыннары белән Текә ярларымны hаман юасыз. Җилләр куа җитез болытларны, Минем еллар, нигә бик тиз узасыз? Кояшлы көннәрем бер кайгысыз, Моңсу, борчу озын төннәрем. Бер, бер артлы узып барасыз сез, Минем елларым һәм көннәрем. Яр Чаллы Dema 01.03.13.е.
Саклый мине әниемнең рухы Үзенең кукрәк сөтен миңа биргән, Бишекләрне таңга кадәр тирбәтеп, Йокламыйча таңнар уздырган ул- Кем турында шулай әйтә алам? Әнкәй миңа җан җылысн өргән, Туңмасын диеп биләүләргә төргән Үзе ашамыйча ризыкларын, әнкәй, Балакайым дип миңа бүлеп биргән. Төннәр буе күз дә йоммый әнием, Куенына кочып, мине йоклатып. Әни, мине бала чактан тәрбияләп, Үстергән бит назлап,сөеп, яратып. Әнкәемнең мәрхәмәтле күңелеңдә, Бер вакыт та сүнми иде гаилә учагы. Бар дөньяның нуры сибелгәнгә күрә, Әниемдә караңгылык бер дә булмады. Төшләремдә күргән саен әнкәемне, Мин йокымнан иркәләнеп уянам. Саклый сыман мине рухы әниемнең, Уянгач та, яшь баладай шуңа куанам. Dema 01.03.13.е. Туганннарым белән очыраштым Туганннарым белән очырашканда, Чәчәкләр мин, алып килмәдм. Чөнки туганнарым үзе чәчәк, Мәңге шиңмәс аның гөлләре. Узган елар тәүгесендә туган идек - Нингә әле туган түгел без . Барысы да яхшы идее бит, Нигә болай булдык әле без? Дөня матур, дөня киң, Без яшибез типтереп!!!!! Барыбызда бер тигез бит. Яшик әле, әле бер итеп! Яр Чаллы Dema 03.12.16.ел. Кояш кебек балкып тора, Туганымның көләч йөзләре. Һәрчак шат яшәргә диеп, Ялкынланып типсен йөрәге. Саша, сиңа бик зур рәхмәт Безне шулай яраткан өчен. Бездән сиңа шундый теләк, Узсын гомерләрең гел рәхәт. Бергә-бергә татулашып яшәве, Сезгә-безгә алда да булсын кирәк. Дус түгелләр көнләшерлек итеп, Яшик әле, туганнардай без гөрләп. Яр Чаллы Dema. 06.04.13е. Мин яратам бар дөняны Бакчама кергән чакта Гөлжимеш чәчәк ата, Ап-ак чәчәкле сирин, Утыра каршы якта. Таң алдыннан алмагачта Сандугачлар сайрыйлар Иртән уянган сабыйдай Баламның баласыдай
Мин яраткан баланым, Чәчәкләргә күмелгән. Баламның баласыдай, Кояш нуры сибелгән. Зур мунча кирәк булды Баламның баласына Сау яшәсеннәр балалар Баламның баласыда Гаиләбез зурайды бит Өйнедә зурайтырбыз Алла боеырса булсын барда Баларымның баласына Мин яратам дөняны, Баламның баласыдай. Балаларга яусын бәхет Баламның баласыдай. Кушымта Кояш нуры өйгә керде Баламның баласыдай Гаиләбезгә шатлык иңде Баламның баласыдай Яр Чаллы Dema. 03.05.14е. Саклый без не әнкәйл әрнең рухлары. Үзенең кукрәк сөтен безгә биргән Бишекләрне таңга кадәр тирбәтеп, Йокламыйча таңнар уздырган ул- Кем турында шулай әйтә албыз без? Әнкәй безгә җан җылысн өргән, Туңмасын диеп биләүләргә төргән Үзе ашамыйча ризыкларын әнкәй, Балаларым дип безгә бүлеп биргән. Төннәр – буе күздә йоммый әни, Куенына кочып,безне йоклатып. Әни, безне бала чактан тәрбиәләп, Үстергән-бит назлап,сөеп,яратып. Әнкәйләрнең мәрхәмәтле күңелендә, Сүнмәс булып кабынган ул гаилә учагы! Бар дөньяның нуры сибелгәнгә күрә, Әниләрдә караңгылык бердә булмады. Иңеп калган әнкәбезнең тугры сүзе, Безг ә бала чактан бирле нурланып. Кайда булсак, ни гамәлләр кылсак, Саклый безне әниләрнең изге рухлры. Яр Чаллы Dema. 07.07.14е. Сәрдә җегете, Казы кызы Казы юлын күп таптады, Сәрдәнең бер батыр җегете- Дима булыр бу җегетең исеме, Гомерлеккә Ирина аның халәль җефете. Юллар, юллар алга таба илтә, Тормыш дигән зур йомгакны сүтә. Озын, ауыр тормыш юлларында, Парлыларны татлы мәхәббәт көтә. Сайлап алган олы юлыгызны, Кул тотошып бергә-бергә узыгыз, Гаиләгез шатлыклы, тулы булсын, Йортыгыз бала-чаглар белән тулсын! Әти-әниләрегезне хөрмәт итеп, Туганнарны якын туган итеп, Дусларны чын дуслар итеп, Яшәгез сез бу доньяда рәхәт итеп! Яр Чаллы Dema. 22.08.14е. Өйрәнчек Мине һөнәргә өйрәтүче абыйлар, Ннди оста куллы булганнар. Кулларымнан тотып түгел, Яхшылап мине укытканнар. Чүкечне ничек тотаргамы, Калайга җайлап сугарга да, Күзәтеп кенә карап торсалар да, Осталар үрнәк булганнар миңа. Өйрәнчек малай булдым алдан, Өйрәндем мин күп һөнәрләргә. Әсбаплар уттай кулда уйный һәзер, Абыйлар кебек яхшылап өйрәнгәнгә Үземнән остарак булсынар дип. Өйрәтәсем килә минем яшләрне, Үзем өйрәнгән һәрбер һөнәргә дә. Осталык кирәк бит һәр кемгә дә! Яр Чаллы Dema. 23.09.14е. Сагындым авылымны Сагындым мин авылымны,
Кайтып җитем авлыма- Кушымта
Каеннар матур иде, Яр Чаллы Dema. 22.05.2015ел Йолдызларга карап уйланам Йолдызларга карап гаҗәпләнәм, Йолдызларга карый- карый уйланам да,
Яр Чаллы Dema. 21.05.15.е
Безнең бәләкәй чаклар Бәләкәй чаклар да, Ялан-тәпи тузан таптап. Яшел чирәмнәр дә, Тәгәрәп яткан чаклар. Язлар җиткәч, Кар суында сырхауланмый, Ялан-аяк, Йөгереп йөргән чаклар. Көз көннәре, Боз өстендә шома шуып, Кышлар килгәч, Кар көртенә чумган чаклар. Кайда китте? Шул бәләкәй, шук чаклар. Нигә бик тиз- Үтеп китте бәләкәй чаклар.
Рәхәтләнеп, Уйнаган, шаярган чаклар. Сизмичәдә- Узып киткән, бала чаклар. Яр Чаллы Dema. 08.01.15е. Путин килә Сәрдәгә Чыгам да карыйм күккә, Самолетлар оча анда Чыгам да карыйм күккә, Вертолетлар оча анда. Бер вертолет очып төште, Безнең Керәшен Сәрдәсенә. Бу галәмәтне күрергә, Авыл халкы җыелды. Жыелыуын-җыелды, Тик шелтәгә юлыкты- Әллә көтмәдегезме мине, Что за, это тамаша? Юлларыгыз бик начар, Чокыр-чакыр, пычырак. Булай булмаска тиеш, Это что, за ерунда? Без әйтәбез иптәш Путин: Юлларыбыз бездә кәгаздә, Инде күптән салынган, Но акчасы суга аккан. Не можеть быть этого, Алай булмаска тиеш? Безнең биргән акчалар, Суга акмаска тиеш? Ладно, ярар борчылмагыз! Акчагызны кайтарырмын, Салдырырмын юлларны- Уянып киттем шунда… Иртән чыксам урамга, Урамыбыз пычырак. Күреп шул галәмәтне, Аптырап калдым шул чак. Әйдә Путин кил син безгә, Юлларны салдырырсың! Керәшен Сәрдәсе халкына, Бер яхшылык ясарсың! Яр Чаллы Dema. 30.08.15е. Безнең призедент Миниханов шәп призедент Халык аны ярата. Ниләр генә эшләми ул, Делавой ул ичмаса. Анда чаба, монда чаба, Бөтен җргә өлгерә. Кайда барса эше уңа, Делавой ул ичмаса. Завод фабрикалар төзеп, Минниханов әйдә эшлә, Безнең призедент булып. Сезнең белән безгә әйбәт, Делавой сез ичмаса. Миниханов, Миниханов! Безгә рәхәт, безгә яхшы, Рөстәм иптәш булганда. Делавой сез ичмаса. Яр Чаллы Dema. 05.08.15е. Яшь чаклар Без барганда урамнан: Әбиләр карап калды, Тәмәкесен пышкыртып, Бабайлар янап калды. Клубка барган чакта: Этләр өрәләр иде, Безгә баребер иде- Яшь идек без ул чакта. Клублар гөрләп торды: Кызлар белән бергәләп, Идәннәр шакылдатып Без биегән чакларда. Биедектә, җырладык, Барыбыз күмәкләшеп. Яшәдек туганнардай, Дуслар белән гөрләшеп. Буйдак булып йөргәндә, Өйләнмим дип йөргәндә. Көнләшмәдек кызлардан, Кызларның сөйгәненнән. |
Последнее изменение этой страницы: 2019-04-19; Просмотров: 243; Нарушение авторского права страницы