Архитектура Аудит Военная наука Иностранные языки Медицина Металлургия Метрология
Образование Политология Производство Психология Стандартизация Технологии


Изге агачлар янында, алмыйча ботакларын,



Тизәк, чытырман җыеп, учак яктык яланда.

Чыршы очына менеп, тирә якны күзәттек.

Алар биек булганга ерак җирләр күренде.

Агачларга табынып ят кешеләр килделәр.

Тасма урап аларга, догалар да кылдылар.

Кемнәр утыртканлыгын борынгы чыршыларны.

Ул баһадир наратны хәтерләми беркем дә.

Бик күп еллар узганга гомере озын булса да.

Корып кипте карт нарат, чыршылар да юк инде.

Чыршылар берәм-бәрәм аудылар яр буена.

Орынмыйча берәү дә агып киттеләр суга.

Калды басып урынында картаеп кипкән нарат.

Олы булганга күрә беркем кагылмый аңар.

Үзе генә калганга су буендагы нарат.

Салкын жилләр искәндә шауламый элеккечә.

Ялгызлыктан интегеп, чайкалып тыныч кына.

Картайган, изге нарат күпме утырыр икән.

Сибә кояш нурларын hәрбер иртәләр саен.

Барлык җан иясенә табарга яшәү җаен.

Агачлар үсә биек, күккә таба ыргылып.

Кеше килә дөньяга, хезмәт итәргә диеп.

Яктылыкка чыгуга, каты кычкыра бала.

Җылый куанып ана, дөнья бу, әйдә, яшә.

Күп тә үтми үрмәли, аягына баса ул.

Җитешеп өлгергәч тә, дөньяны урый башлый.

Бормалы язмыш юлы, агачлар юл чатында.

Арып адәм баласы, барып егыла шунда.

Үз көчен үлчәмичә, куа ул рәхәт җилен.

Яшәү кадерен белмичә, шау яши үз гомерен.

Күпме эшләр эшли ул, яхшысын һәм начарын.

Алга бара ашыгып, үз юлында абынып.

Әйләнеп кара артка, ниләр башкардың икән?

Алда көтә мәңгелек, изге эшеңне эшлә.

Агач утырта берәү, кисәләр икенчеләр.

Тусын җиргә сабыйлар, киселмәсен гомерләр.

Кеше агач түгел ул, изге аның гозере.

Ялгызлык та калмыйча, узсын аның гомере.

Каен ,чыршы, нараттай намусың чиста булсын.

Тәмугь утында яну, берүк насыйп булмасын.

Язмыштан узмыш юк ди, узып булмый бит аны.

Яшәргә кирәк җирдә, белеп тормышның кадерен.

      

Су буендагы нарат, давылларга түзмичә,

Ялгызлыктан интегеп, егылды яр буена.

Бик күп еллар узганга, өзелде тамырлары.

Җир куеныннан чыкса да, янә шунда тезләнде.

Җирдә үскән агачлар, картайгач, җиргә сеңә.

Гомере өзелгәннәр җир куенына иңә.

Вакыт җиткәч кешегә, җирнең куены иркен.

Булмаса гонаһларың, оҗмахта булыр җаның.

Нарат урыны буш булмас, утыртырлар агачлар.

Якты дөнья бик зур ул, җиргә туар сабыйлар.

Үсеп киткән агачлар озын дәверләр узсын.

Җиргә туган балалар берүк бәхетле булсын.

Дөнья матур, дөнья киң, тату яшик дусларым!

Җирдә яшәгән кешеләр бербр берсенә  охшашлар.

Кеше гомере кыска, бер мизгелдә уза ул,

Шул мизгелне мәңгегә озынайтып була ул.!

Яр Чаллы - Керәшен Сәрдәсе. 06.05.06.е.

Елларда мине укыткан беренче укытучым Екатерина Петровна Федоровага багышлыйм.

Беренче укытучыма

Бүгенгедəй хəтеремдə:

Йокы киеме кигəн килеш,

Мəктəп бусагасын атлап,

Оялчан гына килеп кереш.

Шул чак мине сырып алып,

Үчеклəде малайлар.

Кайдан килдең син болай дип,

Көлеп калдылар алар.

 

Шул мизгелдə иңнəремнəн,

Баласы кебек назлап-сөеп.

Укытучы апам əйткән иде,

Йөрмə əле, олан, көеп.

Белем алыр өчен, балам,

Кирәк түгел матур кием.

Укымышлы булыр өчен,

Иң кирәге-олы түзем.

Сезнең мəгънəле сүзлəр

Күңелемдə йөри һаман.

Бу тормышта шул сүзлəрдəн

Əлегәдə белем алам.

 

 Яр Чаллы Dema. 01.05.06.е.

 Дөнья ташкыны

       

Дөньяның матурлыгы,

Ташкынлы агышлары.

Шулдыр инде барысы да

Күңелнең сагышлары.

      

Кинәт кабынып киткән

Ак төстәге алсу таңнар.

Бигрәк ямьле, якты көннәр,

Озыная гына кичләр, төннәр.

Дөнья hаман үз урынында,

Тоелса да аккан булып.

Бер мизгелдә уза кебек,     

Гомер ташкыннар булып.

    

Дөнья тормый ул мизгелдән,

Анда бар да мәңгелектән.

Кеше гомере сизелсә дә озын,

Тора бары бер мизгелдән.

Яр Чаллы Dema. 30.07.12.е.

Сәрдә авылы

Сәрдә авылы уйсулыкта,

Яшеллеккә күмелгән

Су буендагы агачлар.

Биекләргә үрелгән.

Челтерәп ага чишмәләре,

Тал-тирәк арасыннан.

Инеш сулары ага,

Урамның уртасыннан.

Егетләре бик батыр,

Кызлары шундый матур,

Сулары аның тәмле,

Халыклары бердәмле.

Кайтыгыз сез Сәрдәгә!

Болында чәчәк ата,

Эш сөйүче кулларны,

Кырлары көтеп ята.

Сәрдә авылы капкасы,

Барыбызга да ачык.

Җил япмасын капкасын,

Берүк алла сакласын!

 Кушымта:

Керәшен Сәрдәсендә,

Назлы җилләр исәләр.

Кояш нурында коена,

Иртән калай түбәләр.

Яр Чаллы Dema. О4.08.12.е.

 Казан- Сәрдә арасы

Казан-Сәрдә арасы

Бары алтмыш чакрым.

Олег үтә ул юлны,

Катя көтә үз ярын.

Сөюдә юк киртәләр,

Берсен- берсе көтәләр.

Бигрәк матур иртәләр,

Мәхәббәткә илтәләр.

Булсын тормыш юлыгыз

Чәчәкле дә, кояшлы.

Арагызга кермәсен,

Кара болыт бураны.

Олы тормыш юлында,

Мәхәббәт җимешеннән.

Үстерегез балалар

Бакчадагы гөлләрдәй.

Сезнең яшәү булсын ул,

Сөюдә һәм байлыкта.

Кояш гел балкып торсын

Мәңгелеккә, шатлыкка.

Яр Чаллы Dema. 01.10.06.е.

Син һәм мин

Чәчәкле болыннарда

Йөрмәдек бергә-бергә.

Мин яшәдем Сәрдәдә,

Син эшләдең Питрәчтә.

Булган уйлар башкача,

Ә синеке бүтәнчә.

Кавыштык без шулай да,

Күрешмичә берәр дә.

Яшәү дәверебездә,

Төрле чаклар булгандыр.

Томанлы көннәр булды,

Кояш яктырып туды.

Бер күрүдә гашыйк булу,

Юк, диләр, дөньяларда.

Дөрес түгел, ялган ул,

Сөю бар араларда.

Алда да шундый тормыш

Насыйп булса икәнче.

Балаларга наз биреп,

Тигез гомер итсәкче.

Яр Чаллы Dema. 02.10.06.е.

Кызыл чәчәк ак чәчәк


Ак чәчәкләр арасында,
Кызыл чәчәк боега..

Кызыл к чәчәк арасында,

Чәчәкләрнең саргаышы..
Ак чәчәк ялгызлар -
Чәчәкнең бәһете үзенчә,





Матурлыкта, шатлыкта.

Ак чәчәккәр сагышсыз!

Болында кояш уйный:
Бергә, бергә чәчәкләр,
Кызызаралар, агарырлар.

Кызаллыктан оялмасар.. -
Парын табып, серкәләнеп,
Алсуланып куанырлар!


Кызыл чәчәк, ак чәчәк,
Сагыш чәчәге түгел.
Чәчәкләр ялгыз булса,
Саргаю төсләре керер.
Чәчәкләрнең төсләре,
Үсеп җиткәч, үзгәрәрер,
Парлы сөючеләрнең төсе,
Үзләнер күзгә күреп

Матураыер, ямьләнер!













Яр Чаллы Dema 13.02.18.е.

Күктә йөзә ялгыз ай

   

Күктә йөзә тулы ай,

Тулы булса да ялгыз.

Җир анага ияреп,

Ялгыз әйләнә шулай.

  

Парлар да ялгыз була,

Тугры типмәсә йөрәк.

Бер-берсенә ияреп,

Гомер итәләр сирәк.

Җансыз парлар сансыз,

Ялгыз кичәләр дөнья.

Берсен-берсе яратмый,

Тормыш читендә йөзә.

Тулы айда яртылана,

Борылган саен җиргә.

Ярты парлар да бүленә,

Яратмаганлыкларын белсә.

Ялгыз айга карамыйча,

Йөзәргә тормыш юлын!

Ике парның яратуы,

Тугры йөрәктә булсын!

 Яр Чаллы Dema. 01.08.12.е.

Сандугачлар

        

Җәй буеына сайрадылар,

Китте инде сандугачлар.

Урманнарда тынлык хәзер,

Былбыллар калды бугай.

        

Җәйләр дә узып бара,

Күкеләр дә тынды анда.

Печән өсте кызу-эссе,

Җиләк-җимеш инде пеште.

        

Килер көзләр яңгырлары белән,

Җыеп алыныр уңышлар да тиздән.

Муллык булсын кышка кергәндә,

Сау-сәламәт булыйк язга кадәр.

        

Язлар килер, сулар агар,

Янә җылы җәйләр килерләр.

Садугачлар оя сайларлар,


Поделиться:



Последнее изменение этой страницы: 2019-04-19; Просмотров: 245; Нарушение авторского права страницы


lektsia.com 2007 - 2024 год. Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав! (0.071 с.)
Главная | Случайная страница | Обратная связь