Архитектура Аудит Военная наука Иностранные языки Медицина Металлургия Метрология
Образование Политология Производство Психология Стандартизация Технологии


Була кай-чак ялкауланып уянулар,



Бүгенгесе көнне бигрәк эшкә ашыгам……

   Түзәбез бит

Татар телен закон аша чикләү-

Кызганыч хәл, бик кызганыч!

Мин дә шул телдә бит сөйләшәм.

Ә шулайда исегезгә төшерәсе килә:

Минем бабайларның телен,

Нәк шулай ук чикләгәннәр.

Керәшеннәр халк булмасыннар,

Сез Татарлар буласыз дигәннәр.

Узебезнең телне тыеп,

Укытканнар Татар телендә.

Бергә яшик, бердәм булыйк диеп-

Сойләнәләр әле хәзердә.

Закон кабул итүчеләргә -

Бер хакикат килә әйтәсем:

Язмышлар бит кабатлана,

Узегезгә чит телдә сөйләшергә -

Туры килмәсен!

Кемнәр аңный чор читендә,

Ташлап калдырылган телемне.

Уйландыра бары шул чагында,

Кимсетсәләр, туган Ана телеңне.

Түзәбез бит: Телне тешләп,

Керәшен халык түгел дисәләрдә.

Ничә еллар инде сез телсез,

Телегезне тыеыгыз дисәләрдә.

Яр Чалы © Dema 12.11.17 ел

Уйланып алдым әле

Уйлар, уйлар бала чакка алып кайтардылар:

Әннә диеп әйткән көннәремнән башлап.

Ялан аяк, кыска ыштан белән, чапкан вакытлар.

Шундый бала чаклар ничек онытлсын инде -

Истә калган пычрак ерган чебекиле аяклар.

Язгы кар суына кереп чумган чаклар.

Кышкы салкыннарда бәкеләргә төшеп..,

Тау башыннан тазга утырып шуган чаклар.

Күпме уйлансаң да, олыгайгач 61дә

Кире кайтмый кечкенә бала чаклар…..

Яр Чаллы Керәшен Сәдәсе 12.01 18ел Dema

Кеше сүзе кеше үтерә ди,

Ә узең үлсәң шушы сүзеңә!

Үкенечкә кала бит сүзең,

Үзең китсәң теге дөняга!

Әйткән сүздән бик тиз генә,

Котылам димә китеп кенә.

Әиткән сүз ул аткан ук ди,

Борылса ул кирегә, үзеңә,

Туры тиеп килеп керсә,

Атып еыгып, ул үзеңне үтерә!

   

Яр Чаллы Dema.

Сөю кирәк бу дөняда

Сөю кирәк туар өчен!

Ничек тусын бала,

Булмаса сөю бу дөняда?

Сөю кирәк яшәр өчен!

Ничек яшәргә соң,

Бу дөняда сөю булмаса?

Сөю кирәк сөю өчен!

Нәрсә кирәк, әллә малмы,

Юк сөю җитми бу дөняда..

Яшәп яшәп син сөймәсәң,

Кайда жаның китәр икән?

Сөю кирәк үлү өчен,

Үлгәннән соң яшәү өчен!

Яр Чаллы Dema 17.01 18г.

Бер сорауга, бер җавап

Синдә узеңнекен әйтәсең.

Мин әйткәнне дөрес түгел..,

Ә үзеңнекен алга сөрәсең.

Кем белә соң кайда була,

Чын хакыйкать - дөреслек.

Дөреслекнең җебен табып,

«Бәилим», синең белән уземне..

Яр Чаллы Dema 21.01.18ел

© Dema

Туган якны онытсак,

Үзебезне онытырбыз.

Үзебезне оныткач,

Туганнарда онытылыр.

Безне кем искә алыр…

Без шуннан соң кемгә..

Кирәк булырбыз соң????

ӘЙТЕГЕЗ, Әй!!!!!!!!!!!!!!

    ӘЙ – Туганнар

Туганнарым, бер анадан туганнар.

Бербез анда, бербез әллә кайларда.

Без бер карын балалары, бер анадан…

Юк әни дә, юк бит инде әти дә…..

Жыелшканда туган нигез йортына -

Сагнып кайттыйк бер бербезне,

Канда, жанда тарта туган йортыңа.

Бүлешмибез мал да, талашмасын җан да!

Әй - туганнар, ниләр житми безгә?

Әти,Әни назы житми хәзер безгә!

Үзебез бит әти, әни булдык хәзер.
Балаларны назлыйк әйдә туган нигездә!

ӘЙ – Туганнар:

Әни биргән җаныбызда,


Кан бер барыбызда-

Әй – без бит Туганнар!

Яр Чаллы Dema 04.02.18ел

Ян дусларым булганда

Нинди әйбәт дуслар булганда

Доня матур доня киң,

Якын дус ишләрең булганда

Без яшибез бит күмәкләп!

Жир шары ул түгәрәк.

Шул түгәрәк эчләрендә,

Сездә ничек бездә шулай,

Яшик әле бергәләп!

Кояш чыга әйләнеп,

Жир әйләнә аңар бәйләнеп

Яшик әле, яшик әле,

Бер бербезгә тугры булып

Шатланышып, ямләнеп.

Яр Чаллы Dema 17.02.18ел

Класташлар

Кемнәр бардыр, кемнәр юктыр.

Барыбызда әби бабайлар.

Бер бербезне күрмәгәнгә,

Шактый еллар уздылар,

Исән чакта курешәсе иде,

Кай берегез белән 44 ел –

Күрешмәдек биткласташлар!

Очрашу 2018 ел 27 май көнне

Керәшен Сәрдәсе урта мәктәбендә көтелә.

Исән булсак Маданият иорты янында,

Сабан туйда оеышырбыз!

Яр Чаллы Dema 23.02.18ел

Авылыма кайтып барышлый

Авылымны өзелеп сагындым,

Кайткан чакта ак каеннар,

Мине каршы алалар, карт имәннәр,

Дустын көткән кебек, шаулыйлар.

Урман чәчәкләре каршы чыга,

Иснәгезче мине гуя дияләр.

Чәкләрне туктап иснәгәндә,

Яшлек елларым искә төшәләр.

Карт имәннәр шауламый шул,

Элеккечә, ак каеннар инде,

Бөдрәләнеп беткәннәр, алар -

Барысы да картаешып беткәннәр.

Урман эчләренә кергәч,

Саныйм сыман агач төпләрен.

Нигә алар шундый күбәйгәннәр?

Кискәннәр бит агачларның күсәсен.

Авылыма кайтып төшсәм,

Минем кай бер чордашларның,

Киселгэн бит гомер жепләре, кайсылары,

Юк та инде, кай берләре минем шикелле.


Поделиться:



Последнее изменение этой страницы: 2019-04-19; Просмотров: 247; Нарушение авторского права страницы


lektsia.com 2007 - 2024 год. Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав! (0.037 с.)
Главная | Случайная страница | Обратная связь