Архитектура Аудит Военная наука Иностранные языки Медицина Металлургия Метрология
Образование Политология Производство Психология Стандартизация Технологии


Сатмаган без изге динебезне.



Сезнең илегез юк дисәләрдә,

Яратабыз без туган җиребезне.

Бу дөньяда тату гына, дус ишләрдәй,

Аралашып барча халыклар белән.

Яшибез без карендәшләр бердәм,

Безгә туган җирдә яшәү, үзе бәйрәм.

Ниләр генә дисәләр- димәсәләрдә

Без барлык халыклар белән туган.

Чөнки борынгы әби-бабайлар

Бер ана карыныннан туган.

 

Яр Чаллы Dema. 05.10.11.е.

 Ильназ белән Ольга

Ямьле Мишә буенда,

Чәчәкле болыннарда.

Ольга белән Ильназ,

Сандугачтай ике пар.

Табигать кочагында

Берсен-берсе яратып.

Бергә булырга мәңге,

Вәгъдәләште гашыйклар.

Чәчәк өстеннән атлап

Башлагадай олы юлны.

Абынмыйча атлагыз,

Куркәм тормыш яулагыз.

Болындагы чәчәкләрдәй

Балалар устерегез.

Әти-әниегез кебек,

Тәүфик-үгет бирегез.

Күңелегез болындай,

Киңнекләрне үрләсен.

Үрләрне яулаганда,

Гел чәчәкләр түшәлсен.

Яр Чаллы Dema. 30.07.11е.

Биш брат

Бер ана карыныннан,

Иңеп атаның җаны.

Шушы якты дөньяга,

Туган икән биш брат.

Бер апа, бер сеңелкәш,

Икесе дә исән сау

Алар безгә бик якын,

Бирәләр үгет, киңәш.

Акса да тамырлардан

Бер ананың каннары.

Яшиләр үзләренчә,

Бар аларның үз җаны.

Тәрбиядә атаның,

Тисә дә җылы кулы

Тормышлары үзенчә,

Һәрберсенең үз яры.

Биш малайның бишесе

Биш hөнәр белеп яши;

Беренчесе трактор,

Машина рулен бора.

Икенчесе сәясәт,

Җимешкәйләрен җыя.

Өченчесе төзелеш,

Баскычларын да куя.

Дүртенчесе уйланып,

Табышлы эшләп тора.

Бишенчесе мәдәният,

Иленә гашыик була.

Тормыш дигән тәртәне

Тарталар уңай якка.

Гөрләп бара эшләре,

Куәтле бит дәртләре.

 

Яр Чаллы Dema. 28.0 9.06.е.

Керəшен Сəрдəсе

       

Су буенда сылу таллар

Биек булып үсəлəр.

Синең белән горурланам,

Авылым минем, Сəрдəм.

 

Чиста ага синең сулар

Таллар яшен койганга.

Гомерем буе сиңа гашыйк,

Чишмәләрең булганга.

       

Гөрлəвеклəр ага язын,

Инеш ярлары тула.

Суларда аккан бозларга,  

Таллар баш иеп тора.

       

Ага сулар, ага сулар

Гомер ташкыны булып.

Тал-тирәк юа битлəрен,

Дулкынга чумып-чумып.

Чишмәләрең, суларыңда,

Бөдрә талларың белән.

Сине уйлыйм, сине сагынам

Авылым минем, Сəрдəм.

Кушымта:

Керəшен Сəрдəсендə;

Таллар шаулап үсəлəр,

Cуы тəмле, авыл ямьле,

Назлы җиллəр исəлəр

Яр Чаллы Dema. 25.07.09.е.

Айны болыт капласа

          

Моңсуланып йөзгәндә,

Айны болытлар каплый.

Шатланып яшәсәң син,

Сине кара капламый.

         

Капласа кояшны болытлар,

Көннәр капланмый хич тә.

Күңелңдәге аклыкны,

Кара капламас бер дә.

Капласа жаныңны сагыш,

Тормыш капланмый хич тә.

Күңеңдәге аклыкны

Кара капламый бер дә.

       

Шатланасың кояшлы көнгә дә,

Куанасың бит кара төнгә дә.

Күңелңдәге аклыкны

Кара капламый бер дә.

Яр Чаллы Dema. 24.01.18ел

Сизмисеңдә гомрең узганын

Нигә әле таңны көнгә ялгап,

Сизмисең дә гомерең узганын?

Елларыңнан син өлгерерәк,

Язмышыңнан син бит өстенрәк.

Бигрәк ашкыналар синең еллар-

Яшьлектәге җилдәй талпынып,

Гөрләп аккан сулар сыман,

Тормыш ташкынына кушылып.

Елгаларың дулкыннары белән,

Яшьлегеңне юып алып китәләр.

Җилләр куган җитез болытлар,

Елларыңны еыракларга илтәләр.

Узган елларыңа үкенмичә-

Узсын әйдә синең көннәрең,

Мәңге янган кояш сыман,

Булсын иде синең гомерләрең!

Яр Чаллы Dema 20.07.12.е.

Мәхәббәтем минем

Бармы миңа мәхәббәтең,

Булдымы соң ул элек тә

Нигә алай яшибез без?

Без бит hаман берлектә.

Мин уйлыйм шушы хакта,

Хәтерләрем чуалмаган.

Синең уйлар кемнәрдә?

Жил уйныймы күңелеңдә.

Каеннарга сөялгәнсең,

Кем турында уйлыйсың?

Күз яшьләрең тама кебек,

Моңланасың, җырлыйсың.

Әллә җырлап, әллә елап,

Тама синең кайнар яшьләрең.

Әллә инде исеңә төшерәсең?

Яшь чагында сөйгән ярларың.

Яр Чаллы Dema 31.08.12.е.

Керәшен Сәрдәсе таллары

Үргә менеп бераз китсәм,

Таллар югала күздән.

Җаннарыма ләззәт биреп

Озатып кала Сәрдәм.

          

Чит жирләрдә бераз йөрсәм,

Сагынам сезне, туганнар.

Искә төшә авылдашлар,

Су буендагы таллар.

           

Кайтам әле сезнең янга

Туганнарым, дусларым.

Су буйларына тезелгән,

Мин яраткан талларым.

Кайткан чакта каршы ала

Сылу таллар тезмәсе,

Җаннарыма рәхәт биргән-

Син Керәшен Сәрдәсе.

   Кушымта:

Керәшен Cәрдәсе-

Су буенда cылу таллар тезмәсе,

Керәшен Сәрдәсе-

Сагынуга белмим ничек түзәсе,

Керәшен Cәрдәсе-

Син бит минем йөрәк пәрасе.                            

Яр Чаллы Dema 01.05.06.е.

              Карт нарат

« Изге Агачлар

Керәшен авыллары

тирәсендә еш

очрый торган күренеш»

Урман, чишмә сулары акрынлап, ашыкмыйча,

Юл ярып инешкә, авылым ягына ага.

Юл буенда каеннар, алмагачлар тезелгән.

Карлыганнар, чияләр, болында яшел чирәм.

Олы яшел бөдрә нарат, сылу төп-төз чыршылар.      

Су буе уйсулыкта җил искәндә шаулыйлар.


Поделиться:



Последнее изменение этой страницы: 2019-04-19; Просмотров: 239; Нарушение авторского права страницы


lektsia.com 2007 - 2024 год. Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав! (0.039 с.)
Главная | Случайная страница | Обратная связь