Архитектура Аудит Военная наука Иностранные языки Медицина Металлургия Метрология
Образование Политология Производство Психология Стандартизация Технологии


Эх яшь чаклар, яшь чаклар



Жилләр куып йөргәндә.

Безнең сөйгән кызкайлар,

Кияүләргә чыкканнар.

Өйләндек без баребер,

Башка кызлар табылды.

Тормыш юлын узарга,

Мәңгелек яр да булды.

 Кушымта

Бар идее бит яшь чаклар-

Кесә тулы борчаклар.

Кызларны коча идеек,

Суырып үбә идеек.

Яр Чаллы Dema. 10.08.15е.

Путин бездән китмәсен

Кайда чаба машиналар,

Мәскәүгә ме, Петерга.

Олы юлдан Путин килә,

Казанга мы, Чаллыга.

Олы юлдан Путин килә,

Турыдан, туры Чаллыга.

Килдә Путин бездән китмә

Безнең Чаллы матурла.

Иптәш Путин сез килгәчтә,

Безнең юллар яхшыра.

Путин, Путин гел килеп тор,

Безнең Чаллы ягына.

Килде Путин, китте Путин-

Сез киткәчтен нигәдер,

Безнең юллар ватыла,

Башларыбыз авырта.

Килдә Путин, китмә бездән,

Безнең Чаллы ярыннан.

Бездә калда безнеке бул,

Безнең юлны такырла.

Путин килә Чаллыга -

Яратканга Чаллыны,

Каршы аласы килә-

Эх, аңла инде иптәш Путин,

Безне барыбызныда!!!

Яр Чаллы Dema. 12.08.15е.

Керәшен Сәрдәсе чиркәүе

Безнең авылның чиркәүе,

Күренми ул еырактан.

Авылыбыз зур булганга,

Безгә күктән юл ярган.

Без булган ятим халык,

Патчша вакытында да,

Әммә диннән язмаганбыз,

Хаттә Совет дигән чорда да.

Безнең авылга кайтып:

Керәшен сәүдәгәре,

Үз вагазен үтәргә дип,

Торгызган матур чиркәү.

Сәрдә халкы Керәшен,

Хуплап алган бу хакны

Төзегәннәр бергәләп,

Безнең матур храмны.

Атакаеыбыз бар безнең:

Ул аллабыз алдында,

Керәшен халкын яклап,

Безнең мәнфәгәт ягында.

Безне кем генә дисәләрдә,

Без баребер Керәшен!

Чиркәүебз, динебез,

Мәңге, мәңге яшәсен!

Яр Чаллы Dema. 12.08.15е.

Минем аллам

Кыласы гамалләремә,

Юл күрсәт изге аллам?

Кылган гонахларым булса,

Кичер мине изге аллам?

Нигә тормыш син борасың,

Әллә кайсы якларга.

Ярый әле бар бөек алла,

Гоналардан мине сакларга.

Һаваларда очам төшләремдә,

Күкләргә әле аша алмам.

Кайсы вакытларда куркып,

Мин йокымнан уянам.

Мин галәмнең бер кисәге,

Яшим шушы якты дөняда.

Бер шигем юк минем ышануга,

Алла көдрәт биргән бар җиханга.

Яр Чаллы Dema. 12.07.15е.

Бармы алла юкмы алла

Бармы алла,

Юкмы алла?

Берәүләр әйтә- мин,

Үземә, үзем алла.

Берәүләр уйлый алла,

Утыра дип күкләрдә.

Берәүләр уйлыйлар,

Юк дип ул күңелләрдә.

Ни генә уйласаңда,

Алла бит безнең белән.

Алла көдрәт юк дисәңдә,

Ул хаман безнең белән.

Бу дөнья да без кеше,

Ә кем соң ул бөек алла?

Бар жиханны ул яраткан,

Барыда аның эше.

Омтылалар мәңгелеккә,

Яхшысы да, начары да.

Бу дөнья да ни кыласың,

Булыр аның хөкөме!

Бу дөнья да тәмугь юлы,

Узыла ул бик жиңел.

Тик аннан соң мәңгелектә,

Булыр газап бик авыр,

Дөнья гизеп типтерәбез,

Әшәкелек кылабыз.

Кылган яхшы эшләрне,

Таптый, таптый узабыз.

Яхшымы ул, начармы ул,

Безнең кылган эшебез.

Бер алла үзе белә,

Ул гына хөкүм сөрә.

Уйлап яшиек дөрес итеп,

Эшләгән эшебезне!

Уйларыбыз чуалмасын-

Берүк алла сакласын!

Яр Чаллы Dema. 05.07.15е.

 

(Специально туганым, Римма Никитина өчен язылган, башка беркемгә дә бирелми: Dema)

  Җырларым

Тормышым да ни чагыла:

Яшлектәге жырларым,

Кыеынлыклар түгел анда,

Жырларым һәм моңнарым.

Кечкенәдән җырлый, җырлый,

Йөри идем кырларда.

Күктә очкан кошлар җыры,

Сеңеп калган  җаныма.

Әллә шуңар, әллә башкагамы,

Җырларга мин яратам.

Гомерем буеы җрлый, җрлый,

Күңелемне юатам.

Дуслар әйтә җрла диеп:

Җырларыңда, уңышың,

Җыр бит синең тормышың,

Син бигерәк моңлысың.

Көч күәтем булган чакта,

Җырлап калыйм таза чакта.

Олыгайгач ирешергә,

Балачакның хыялына.

Керәшен Сәрдәсе - Яр Чаллы © Dema. 04.03.18ел.

Юл тузаны – тормыш ызаны

Еллар узан саеын озыная бара,

Тормышымның олы сукмагы.

Мизгел генә булды, сизлмәде,

Яшьлегемнең бик тиз узганы.

Бердә олыгаясы түгел иде:

Юл тузанын таптый, таптый,

Көннәр буеы ялан аяк чапканда,

Су буеында яткан чакларда.

Яшлек узды җиләс җилдәй,

Яр эзләдем тормыш юлында.

Эзләп табып, тормыш корып,

Балаларга назлар салырга.

Оныкларны күреп шатланамда,

Куанам мин алар булганга.

Ниләр кирәк соң бу дөняда,

Баларның балалары булганда.

Яр Чаллы Dema. 26.06.15е.

Ташлама мине

Мәңгелеккә ташлангандай,

Синсез үткән көннәрем.

Кайтырсың дип көтәм,

Ялгызлыкта үтә төннәрем.

Яңгыр ява төн дә, көн дә,

Килә алмадың ахры шуңарга.

Югалдыңмы диеп шикләр баса,

Уралдыңмы әллә юлыңда.

Көнне төнгә ялгап көтәм,

Килерсең дип минем яныма.

Яраларыма салган тозларыңны,

Юарсың дип сөйү хакына.

Яр Чаллы Dema. 07.06.15е.

Бала чаклар авыр булмады

Бала чакта шау-гөр килеп,

Басулардан үлән жыйдык без.

Арып, талып өйгә кайткач,

Әниебезнең ашын эчтек без.

Ашап эчкәч, ял итмичә,

Җилкән күлгә йөгердек.

Салкын суда, эссе көндә

Рәхәтләнеп йөзендек.

Яллар итеп, күңел ачып:

Эңгер-меңгер, кичкә кадәр,

Футбол, гол дия-дия,

Туп артыннан йөгердек.


Поделиться:



Последнее изменение этой страницы: 2019-04-19; Просмотров: 324; Нарушение авторского права страницы


lektsia.com 2007 - 2024 год. Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав! (0.032 с.)
Главная | Случайная страница | Обратная связь